Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
02.02.2024

2 февраль көнне туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен виртуаль экскурсия булды. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткән. Бу сугышта өлкәннәр дә, балалар да Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халкыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре 01.02.2024

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемендә укучылар өчен үткәрелгән татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучысы Мифтахова А. призлы урын яулады. Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Окоп шәмнәре ясау 31.01.2024

Соңгы арада окоп шәмнәре ясау активлаша башлады. Әлеге шәмнәрне махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләр куллана. Ул окоп шәмнәре 8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бу изге эштә үзләренең олешләрен керттеләр.Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, егетләребез исән-имин кайтсыннар!
Безнең игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез. Акциябез дәвам итә эле.... -
Гаилә елын ачу тантанасы 29.01.2024

2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путинуказында. Егерме җиденче гыйнвар көнне мәктәбебездә «Гаилә елы»н ачу тантанасы узды. Гаилә елын ачу тантанасына без төрле категориягә кергән гаиләләрне чакырдык. Мәктәбебездә иң өлкән гаилә булып саналган Фәрит һәм Резидә Әхмәтшиннар, бүгенге көндә бер ялгызы 5 бала тәрбияләп үстергән Хәйретдинова Әлфия апа, иң күп балалы гаиләләр Сәрия һәм Раиф Тимергалиевлар ,Эльвира һәм Дамир Мусинар, Руслан һәм Лилия Исхаковлар,иң яшь гаилә Денис һәм Анна Гордиенколар, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә иң активлар рәтендә булган һәм шул ук вакытта алар гаиләсе белән махсус операциядә катнашучы егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торучы Рәмис һәм Гөлнур Шәймәрдановлар гаиләләрен чакырдык.Һәрбер гаиләне сәхнә түренә чакырып,аларга сораулар бирелде.Әңгәмә бик җылы һәм җанлы үтте.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2024 год станет Годом семьи в России. Решение принято для популяризации государственной политики в области защиты семьи и сохранения традиционных ценностей, заявил президент России Владимир Путин. На церемонию открытия Года семьи мы пригласили семьи из разных категорий..Каждую семью приглашали на сцену и задавали им вопросы.Беседа была очень теплой и живой.Праздник сопровождался концертными номерами.
-
29.01.2024

В Рыбно-Слободском районе прошли соревнования по волейболу в рамках подготовки к выполнению нормативов ВФСК " Готов к труду и обороне" ГТО. Поздравляем! Сборную команду девушек по волейболу с 3-местом в районных соревнования среди учащихся
-
26.01.2024

Мәктәбебездә Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган сәгатьләре үтте
-
Ленинград блокадасы 25.01.2024

Мәктәбебездә Ленинград блокадасына багышланган сыйныф сәгатьләре уздырылды. Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калган. 27 гыйнварда Ленинградны азат итүгә 79 ел тулды. 2 ел да 4 айга сузылган канкойгыч вакыйгада үлгән миллионнан артык шәһәр халкының 3 проценты – ату, шартлатулардан һәлак булса, 97 проценты суыктан, ачлыктан интегеп үлә. Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша.Сугышлар булмасын, дөньяларыбыз имин булса иде.
В нашей школе прошли классные часы, посвященный блокаде Ленинграда. Блокада Ленинграда вошла в историю как один из самых страшных, темных дней Великой Отечественной войны. 27 января исполнилось 79 лет со дня освобождения Ленинграда. Из более чем миллиона горожан, погибших в кровопролитном событии, длившемся 2 года и 4 месяца, 3% погибли от выстрелов и взрывов, 97% – от холода и голода. В обороне Ленинграда принимали участие все жители города.
-
Тимурчылык эше дәвам итә 24.01.2024

Егерме өченче гыйнвар көнне 9-11 нче сыйныф укучылары беренче группа инвалид Гәлиев Ибраһим абыйның һәм махсус опрерациядә мобилизацияләнгән Гордиенко Д. хуҗалыкларында кар көрәделәр.
-
11.01.2024

Унынчы сыйныф укучылары мәктәп янындагы һәйкәлне кардан чистарттылар
-
09.01.2024

Тимурчылык эше дәвам итә
Каникул вакытларында да укучыларыбыз тимурчылык эшен дәвам иттеләр. 7б сыйныфы укучылары Кашапов Рафаэль абыйның ишек алларын кардан чистарттылар,чишмәдән су алып менделәр.












