Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Мәктәптә белем бәйрәме. 02.09.2013

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм- "Белем көне" . Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, сезне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бу уку елында яхшы билгеләр, яңа җиңүләр күп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!.. Мәктәбебезгә барыбыз да ашкынып, яңа планнар белән, сагынышып килдек һәм "Белем бәйрәме", яңа уку елының беренче очрашуы да бик матур килеп чыкты.
Укучылар, укытучыларны мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы, Балык Бистәсе районы “Кама” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе, район советы депутаты Бариев Раил Гәбделнәгыйм улы, Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Фәтхетдинов Илдар Вакыйф улы тәбрикләде. Дәртле җырлар, матур шигырьләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде...
Мәктәпкә беренче аяк басу мизгелләре, котлаулар, бүләкләр, җәй буе сагынышып беткән классташларның очрашуы, кем кая барган, ничек ял иткән, кемгә нәрсә алганнар... Кыскасы, мәктәп гөж килеп торды бүген. Тантаналы линейкадан соң барлык сыйныфлар да беренче дәрескә юл алдылар. Алда уку елы, укыту-тәрбия эшенең барлык катнашучыларына да зур уңышлар теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә !
-
Всероссийский экологический субботник- Зеленая Россия 31.08.2013

31 августа 2013 года на базе МБОУ «Кутлу- Букашская СОШ» прошла акция «Всероссийский экологический субботник- Зеленая Россия». Уборкой территории школы были заняты учителя и ученики.
-
Уважаемые коллеги!
17.08.2013
По распоряжению Министра образования и науки Республики Татарстан Э.Н.Фаттахова (протокол № пр -87/13 от 30.04.13) в целях формирования базы данных курсов повышения квалификации работников образования республики просим Вас в срок 19 августа до 12.00 часов направить электронную базу данных курсов повышения квалификации всех учителей за 2008-2013 гг по утвержденной форме (строго по инструкции!!!) на почту gramil1@mail.ru Гилазиеву Р.Ш.
Инструкция по созданию электронной базы данных прилагается.
ИНФОРМ ПИСЬМО по созданию электронной базы данных
-
Нашу школу посетила экспертная комиссия 03.08.2013

3 августа 2013 года нашу школу посетила экспертная комиссия в рамках Республиканского смотра-конкурса по подготовке образовательных учреждений к новому учебному году.
-
Әкиятләр көне
06.06.2013
Бүгенге көнебез аеруча күңелле узды. Отрядлар “Колобок”, “Кәҗә белән сарык”, “Теремок” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Киемнәре дә , җырлары да әкиятләренә туры килерлек итеп эшләнгән иде. Жюри әгъзалары итеп 10 нчы сыйныф кызларын чакырдык. Алар гадел бәя ясап нәтиҗәләр чыгардылар. Беренче урынны I нче урынга беренче отряд чыкты, II урынга икенче һәм өченче отрядлар лаек булдылар. Һәрбер балага да бүләкләр тапшырылды. Бүләкләүләрдән соң воҗатый балаларга әкияттән өзекләр укыды. Алар кайсы әкияттән икәнен әйттеләр. Төшке аштан соң яңгыр явып тору сәбәпле актлар залында мультфильм карадык.
-
Гала концерт «Созвездие- Йолдызлык»
05.06.2013
Бүген мәктәбебездә “Созвездие- Йолдызлык” бәйгесенең гала концерты булды. Аны балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә Котлы Бүкәш, Шомбыт, Биектау, Мәшләк мәктәпләре катнашты. Мәктәп каршында оештырылган бәйрәм сабантуй мәйданын хәтерләтте.Бәйрәмне балалалар иҗат үзәге директоры Иминова Рәйхана Гәбделбәр кызы ачып җибәрде. Ул балаларны бәйрәм белән котлады. Балаларның матур җырлары бөтен җиһанны яңгыратты. Асфальтка тынычлык, гаилә, универсиада турында рәсемнәр дә ясадылар. Балаларга бигрәк тә Рамил Хәсәнович оештырган уеннар, биюләр ошады. Барлык катнашкан балаларга да бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнән барыбыз да канәгать калдык.
-
Джентельменнар көне.
04.06.2013
Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр ясап, күңел ачырга яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр.
Хәзер дә халкыбыз нәкъ шулай күңел ачып, бәйрәмнәр оештырып яши. Һәркем сокланырлык туган телебездә шигырьләр, җырлар языла, яшь талантлар барлыкка килә. Ничек инде гөрләтеп бәйрәм итмәскә!Бездә бүген егетләр көнен үткәрдек. Нәкъ кызлар көнендәге кебек биремнәр бирелгән иде егетләргә дә. Соңыннан егетләргә төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды.Бигрәк тә балаларга Хәсәншин Рәзилнең, Гайфуллин Ринатның, Имаметдинов Инсафның, Фәхриев Рәсүлнең чыгышлары ошады. Егетләр бу көнне бигрәк чибәр, сөйкемле иделәр. Бәйрәм барысына да ошады.
-
Экскурсия 03.06.2013

1 июня ученики 10 класса ездили на экскурсию в город Казань, посвященный ко Дню защиты детей.
-
Җырлыйк әле!
03.06.2013
Җыр ул-хисләр дулкыны,
Җыр ул истә кала.
Кеше узган гомерен
Җыр белән искә ала.
Шәп кәефне җыр тагы да яхшырта, күңел төшенкелегенә бирелгән чакта җиңеллек бирә.Ә менә үзең җырласаң икеләтә рәхәтрәк булып китә.
Без дә көнебезне бүген җырлап уздырырга булдык. Гадәттәгечә иртәнге зарядка,
линейка, аштан соң актлар залына мендек. Җыр укытучысы Рәсим Хәмитович һәм укытучылар белән берлектә җырлыйк әле тапшыруын башладык.Телевизордан җырларның ике юлын куеп, калган юлларын балалар җырлап бетерергә тиешләр. Дуслык,тынычлык, әниләр, мәктәп туган як турында җырлар җырланды. Иң актив җырлаучыларга бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан урамда пионербол, футбол уеннары уйнадык.
-
Гиннес рекордлары көне.
02.06.2013
Могҗизаны барлык балалар да эшләргә ярата. Бигрәк тә нәни дуслар.Алар озынлыкка сикерүне дә зур могҗизага саныйлар. Бу көнне безнең лагерьдагы балалар төрле ачышлар ясадылар. Төрле кеше эшли алмый торган спорт күнегүләре, йөгерү, озынлыкка сикерү, озын чәч, кыска чәч, бер аякта тору, скакалкада сикерү,озак итеп көлү кебек кызыклы хәлләр күрсәттеләр.Катнашкан балаларга медальләр һәм конфетлар бирелде. Төшке аштан соң онытылып бара торган уеннар уйнадык( Аккалач,мәчкәрәшле, 12 таяклы, 7 банкалы).












