Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Акции «Подарок ветерану». 05.04.2014

В этой недели ребята вручили ветеранам подарки, сделанные учащимися начальных классов. Кадеты 10б класса Шамсевалиева Айсылу, Каримуллина Айсылу, Мухарлямов Булат под руководством заместителя директора по ВР Шакирова Н.Н. вручили эти подарки ветеранам посещая их дома. Ветераны были приятно удивлены оказанному им вниманию и были очень рады нашему приходу. Слёзы наворачивались на глаза у всех: у нас, у ветеранов и у их родных.
Наши дети знают о войне, пытаются понять ее умом и сердцем. Память о тех страшных годах останется в их сердцах от рассказов ветеранов, фильмов, книг. Хочется, чтобы поколение сегодняшних ребятишек было добрым и милосердным. Мы обязательно продолжим эту акцию и дальше, мы не забудем наших ветеранов. Низкий поклон им и доброго здоровья!
Подарки изготовили учащиеся начальных классов 1а,1б руководители- Мухарлямова Л.Ш, Гимадиева Г. М, 2а, 2б-руководители- Шамсевалиева Г.М, Фахриева Г.Х, 3а, 3б- руководители-Фатхутдинова Р.М, Ахметханова М.Ф, 4б- руководитель- Закирова Л.М.
-
Карга боткасы бәйрәме. 04.04.2014

Урра-урра, яз килде, Нәүрүз килде.Чын булса бүген абыйлар, апалар ялан уртасына чыгып карга боткасы пешерәчәкләр.Безгә дә казан төбен кырырга кушырлар әле.Ярый мин киттем,югарычтан күчнәнәчләр җыеп төшеп киләләр ахрысы, кушылыйм әле аларга.
Котлы Бүкәш мәктәбендәге “Нәүрүз бәйрәме” нә багышланган “Карга боткасы” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашабыз менә шундый юллар белән башланып китте
Югарычтан бертөркем балалар йомырка, май, ярма һәм башка шундый тәм-томнар җыеп ялан уртасына карга боткасы пешерергә җыелдылар. Ботка пешерергә дип Хуҗа Насретдин , Минсылу әбине дә чакырганнар иде.Алар һәр елны да “Нәүрүз бәйрәме” көнендә ботка пешерә торган булганнар.Быел да традицияне бозмыйча ботка пешерергә килгәннәр. Ә инде ботка пешкән арада балалар күңелле уеннар уйнадылар.Бәйрәм уртасында каргалар очып керделәр.Алар үзләре белән табигать патшасы һәм Нәүрүзбикә җибәргән хат алып килгәннәр. Хатта мондыйрак сүзләр бар иде: “Бу көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегез белән ике кулыгызны биреп күрешегез,телсезләрнең теле ачылыр,тәнегезгә сихәт,күңелегезгә изгелек нуры тулыр”- дип язылган иде. Нәүрүзбикә каргалар артыннан тәмле күчтәнәчләр дә җибәргән(йомырка, коймак , конфет,келендер, печенье).Шул күчтәнәчләр белән залдагыларны сыйладылар. Шуннан соң әби белән бабай балаларга уеннарыннан туктап торырга һәм ботка ашарга чакырды. Ботканы иң беренче җир ананга бирде, илгә туклык бирсен өчен. Икенче өлешен күккә бирде, кояшлы, җылы көннәр булсын өчен. Өченче өлешен суга бирде, су иясе тотмасын өчен.Ә инде бер өлешен каргаларга бирде, канат очларында язны алып килгәннәре өчен. Калганын балаларга бирде.Татар халкының шушындый матур, милли чаралары югалмасын иде. “Хәтерен югалткан-хыялын да югалта”- диләр бит. Без югалтмыйк, дуслар. Нәүрүз- яз бәйрәме, яз кебек һәрчак кабатлансын, бөтенләйгә кайтсын ул безгә.
Ә безнең бәйрәмебез шундый матур юллар белән тәмамланды:
Яратыгыз көзне дә,
яратыгыз кышны да,
яратыгыз җәйне дә,
яратыгыз язны,
яратыгыз көннәрне,
Айларны һәм елларны,
кешеләрне, табигатьне,
Саклагыз сез аларны.
-
Язгы футбол 03.04.2014

28 марта 2014 года на базе МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» прошел зональный турнир «Язгы футбол» по мини-футболу среди юношей 1996г.р. и моложе с участием команд МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» - 1 и 2, МБОУ «Б.Машляковская СОШ». МБОУ «Биектауская СОШ». МБОУ «Шумбутская СОШ».
Результаты таковы:
Место
Команда
1
МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» - 1
2
МБОУ «Биектауская СОШ»
3
МБОУ «Б.Машляковская СОШ»
4
МБОУ «Шумбутская СОШ».
5
МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» - 2 (2000-2001 г.р.)
Лучший вратарь – Низамов Айназ, МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» - 2;
Лучший защитник – Галимов Салават, МБОУ «Б.Машляковская СОШ»;
Лучший нападающий – Зиннатуллин Айрат, МБОУ «Шумбутская СОШ»;
Лучший бомбардир – Сафиуллин Ислам, МБОУ «Биектауская СОШ»;
Лучший игрок – Гимадиев Ислам, МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» - 1;
Победители турнира и лучшие футболисты награждены Дипломами и памятными сувенирами.
Большую благодарность в организации и проведении данного мероприятия хочется выразить Каюмову Б.А., тренеру , в то же время спонсору.
-
Йолдызлык бәйгесе ! 24.03.2014

-
Йолдызлык бәйгесе
22.03.2014
21 нче март көнне «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2014» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Мамадыш районы мәдәният йортында беренче этабы узды. Безнең мәктәптән түбәндәге укучылар бардылар:
1. Шагиева Алия-1 кл (җитәкчеләре Мөхәрләмов Р.Х)
2. Гайсина Гөлия-2кл кл (җитәкчеләре Шәмсевәлиева Г.М)
3. Шәйдуллина Зилә-2кл кл (җитәкчеләре Шәмсевәлиева Г.М)
4. Гилазова Адилә-3кл кл (җитәкчеләре Фәтхетдинова Р.М)
5. Зиннатова Энҗе-3кл (җитәкчеләре Фәтхетдинова Р.М)
6. Ризванова Галия-3кл (җитәкчеләре Фәтхетдинова Р.М)
7. Закиров Инсаф-3кл (җитәкчеләре Фәтхетдинова Р.М)
8. Фарзиева Ләйләне-3кл (җитәкчеләре Әхмәтханова М.Ф)
9. Малов Данил-5кл (җитәкчеләре Юнысова Г.Н, Малова Л.Р)
10. Юнысова Динә-6кл (җитәкчеләре Юнысова Г.Н)
11. Гилазова Гадилә-6кл (җитәкчеләре Юнысова Г.Н)
12. Вафина Ләйсән-6кл (җитәкчеләре Мөхәрләмов Р.Х)
13. Малов Айзат-7кл (җитәкчеләре Мөхәрләмов Р.Х).
Шушы укучылар зур сәхнәләрдә матур гына чыгыш ясадылар.Һәм 22 нче март көнне үтәчәк икенче турга Гайсина Гөлия һәм Шәйдуллина Зилә лаек булдылар.Барлык катнашкан укучыларга, аларны шушы зур сәхнәләргә алып чыккан укытучыларга, матур-матур костюмнар өчен күп чыгымнар сарыф иткән әти-әниләргә һәм әлбәттә оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә инде Гөлия белән Зиләгә без уңышлар телибез. Әфәрин, балалар!
-
Каникулларыгыз кунелле утсен
22.03.2014
Бүген иң озын уку чиреге тәмамлана!.. Алдагы көннәрдә язгы каникул. Моны истә тотып язгы каникул чорында үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик әле. Уңышлы ял итегез! Укулар 31 нче март көнне башланачак..
Язгы каникулда үз – үзеңне тоту. Инструктаж №24.
1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. (№ 8)
2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. ( №10)
3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30)
4. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№32)
5. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар кулланма.
6. Бозлавык булса егылудан саклан.
7. Кичке сәгать 22 дән соң урамга ялгызың гына чыкма.
8. Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
9. Олылардан башка елга буйларына барма.
10 Яр буйларында тирән карга кермә.
11. Агач һәм коймаларга менмә.
12. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№31)
-
Великие математики 19.03.2014

В рамках недели математики, физики и информатики в 5-8 классах был проведен классный час посвященный к Году математики. Учащиеся 6 б класса Шакирова Л и Хисамов Э, 8 а класса Шафиков И и Гаянова А, 8 б класса Гиниятов Р, Низамов А и Шарафиев Р представили свои проектные работы по темам «Первый учебник математики», «Пифагорово дерево», «Великие математики».
-
Юлда йөри беләсезме? 18.03.2014

Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр бит. Шушы уңайдан “Юлда йөри беләсезме?” дигән исем астында “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүчеләр белән берлектә акция уздырдык. Укучылар машина йөртүчеләргә сораулар бирделәр,буклетлар тараттылар. Укучыларга бу акция бик ошады һәм шулай ук машина йөртүчеләр дә битараф калмагандыр дип ышанабыз.
-
Юрий Гагарин 18.03.2014

Бүген мәктәбебездә математика,физика, информатика атналыгы кысаларында беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагагрин турында сыйныф сәгате үткәрелде. Биредә 5-8 нче сыйныфлар катнашты.Сыйныф сәгатен физика укытучысы Сәләхиева Рузия Нуретдин кызы алып барды. Ул үз чыгышында космонавтның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде.1961 нче елның 12 нче апреле тарихка уелып калган көн. Гагарин космик очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Дәүләт комиссиясе аны космоска очарга билгели.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:- «Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.Гагаринның корабы, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.Сыныф сәгате укучылар белән беррәттән укытучыларыбыз өчен дә зур яңалык булды.
-
Рәсүлгә уңышлар телибез!
14.03.2014
Г.Тукай исемендәге Бөтен Рәсәй шигырь укучылар конкурсының район турында мәктәбебездән 6-б сыйныфыннан Юнысова Динә, Гилазова Гадилә, Газина Эльвина, 7-б сыйныфыннан Имаев Рәсүл, 8-б сыйныфыннан Шәйхиева Рәзилә, 10-а сыйныфыннан Садыйкова Эльмира катнашты. Имаев Рәсүл 5-8 нче сыйныфлар арасында 1 урынга лаек булды һәм Республика турына узды. Рәсүлгә уңышлар телибез!












