Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"СУМКА" ОПЕРАЦИЯСЕ 10.10.2024

Сентябрь башында һәр укучы дәреслекләр белән тәэмин ителә. Дәреслекләр мәктәп милке булып санала. Тугызынчы октябрь көнне мәктәп министрлыклары белән шушы дәреслекләрнең торышы тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбызның күбесе дәреслекләрен тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Ә кайбер укучыларга кисәтү ясалды. Китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк.
-
09.10.2024

В рамках реализации мероприятий, посвященных Году семьи в Российской Федерации 8 октября 2024г. в школе прошел шахматный турнир с родителями, целью которого было вовлечение родителей в образовательный процесс и развитие ответственного и осознанного родительства как базовой основы благополучия семьи. Выражаем огромную благодарность семьям Шарафеевых и Шагиевых за активное участие в данном мероприятии, желаем крепкого здоровья и семейного благополучия!
Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 нче елның 8 нче октябрендә мәктәптә ата-аналар белән шахмат турниры узды. Аның максаты ата-аналарны белем бирү процессына җәлеп итү һәм гаилә иминлегенең нигезе буларак ата-аналарның җаваплылыгын үстерү иде. Шәрәфиевлар һәм Шаһиевлар гаиләләренә әлеге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!
-
В 1 класс с ГТО 07.10.2024

Награждение призера муниципального этапа Республиканской онлайн акции "В 1 класс с ГТО" Набиуллиной Саиды, ученицы 1а кл. (Руководитель Фахриева Г.Х)
-
07.10.2024


-
ГТО нормативларын тапшыру 07.10.2024

Бишенче октябрь көнне мәктәбебездә 1-11 нче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын тапшыру оештырылды. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек кирәкле сыйфатлар тикшерелә биредә.Укучылар үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карадылар. Спорт имтиханының иң актив катнашучылары ГТОның бронза, көмеш һәм алтын билгеләренә ия булачаклар. Ә син ГТО тапшырдыңмы?
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле укытучылар. 05.10.2024

Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шушы уңайдан мәктәбебездәге “Алдынгылар хәрәкәте” укучылары остазларыбызны бәйрәм белән котладылар. Иртән мәктәпнең ишеге төбендә бертөркем укучылар үзләренең остазлары килүен көттеләр.Укытучыларыбызны күңелне күтәрә торган матур җырлар,күчтәнәчләр белән каршы алдылар.Шуннан соң актлар залында матур концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Һәрбер укытучыга,техник хезмәткәргә шигырьләр яңгырады,җырлар җырланды.Бәйрәм концертын шушындый матур сүзләр белән тәмамладылар: ”Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын”.Укытучылар күтәренке кәеф белән дәрескә кереп китте.
-
04.10.2024

4 октября 2024 года в школе прошел урок культуры безопасности для обучающихся 8-11 классов, приуроченный ко Дню гражданской обороны РФ,
Обучающиеся познакомились с историей возникновения Гражданской обороны, узнали о порядке действий в случае возникновения чрезвычайных ситуаций, о способах и средствах защиты, о сигналах гражданской обороны и порядке действия населения при их получении. -
Өлкәннәр көне. 01.10.2024

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Кадерлеләребез, сезне- барыгызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә саулык- сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Һәр коллектив үзенең өлкәннәрен зурлый, олылый, хөрмәтли.Без дә өлкәннәребезне мәктәпкә чакырдык, бәйрәм концерты оештырдык,котлау открыткалары,чәчәкләр бүләк иттек.Соңыннан кунакларыбызны ашханәдә тәмле чәйләр белән сыйладык.Бәйрәмегез белән, кадерлеләребез!
В начале октября по всей стране отмечается День пожилых людей. Дорогие наши, поздравляем всех вас с этим замечательным праздником.Желаю вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, благополучия вашим детям, внукам, близким.Мы пригласили наших гостей в школу, организовали праздничный концерт, угостили вкусным чаям.С праздником вас, дорогие!
-
28.09.2024

Мәктәбебездә “Балалар куркынычсызлыгы нигезләре” темасы астында әти-әниләр конференциясе булды.
-
Мәктәптә сайлаулар 25.09.2024

Бүген мәктәбебездә "Алдынгылар Хәрәкәте" рәисенә сайлаулар үтте. 8-11 нче сыйныфлар арасында президентлыкка кандидат булырга теләүче укучылар үз программалырын яклап чыктылар.Укучыларыбыз :”Ни өчен мин президент булырга телим?Киләчәктә мин мәктәптә укучылар тормышын ничек күзаллыйм һәм моның өчен мин нишләргә тиеш”- дигән сорауларга видеоролик, презентация ярдәмендә чыгыш ясадылар. Барлык чыгыш ясаучы кандидатларның фикерләре тыңланды,сайлау комиссиясе әгъзалары документларны протоколлаштырып куйдылар.Ә инде "Алдынгылар Хәрәкәте" рәисен без шимбә көнне линейкада әйтеп китәчәкбез. Әлеге хәрәкәт үзеңне төрле яклап сынап карарага мөмкинлек бирә. Без бердәм командабыз белән бердәм проектларны тормышка ашырырбыз дип ышанып калабыз.












