• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Специализированный учебный научный центр – общеобразовательная школа-интернат «IT-лицей» федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего образования «Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: РТ, г. Казань, Деревня Универсиады д.32
Телефон: +7(843)-221-34-82
E-Mail: itl@kpfu.ru
Министерство: Министерство науки и высшего образования Российской Федерации
Короткое название: СУНЦ IT-лицей КФУ
Руководитель: Шакирзянов Алмаз Госманович
Год основания учреждения: 2012
У нас учатся: 290 учеников
У нас учат: 42 учителя

Новости

Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш.

Опубликовано: 19.02.2017

Горький урамы 17нче йортта урнашкан Муса Җәлил музей-фатирында «Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш» дип исемләнгән экспозиция белән КФУның IT лицей-интернатының  7нче сыйныф укучылары танышып кайттылар. Әлеге экскурсия вакытында укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның гаиләсе,  Казан шәһәрендә яшәгән соңгы биш елы, ачы сугыш елларында хезмәт итүе, тоткынлыкта үткәргән газаплы вакытлары һәм иҗаты турында куп кенә кызыклы мәгълүмат тыңладылар һәм белемнәрен баеттылар.  Күргәзмә залында без шагыйрьнең балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән танышсак, икенче бүлмәләрдә Җәлилнең эш бүлмәсе һәм кунаклар бүлмәсендә урнашкан шәхси әйберләрен күрә алдык. Шулар арасыннан – язу өстәле, китап киштәсе, мандолина уен коралы, Гыймат Тимербулат тарафыннан ясалган бюсты, кызы Чулпанның курчагы, шахмат һәм фото рәсемнәрне атап үтәргә була. Укучылар 1972нче елда ачылган планета Муса Җәлил исемен йөрткәнен, шагыйрь мандолинда уйнарга яратканын, опера һәм балет театрының ни өчен аның исеме белән аталуын белделәр.

Укучылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, экскурсияче белән кызыклы әңгәмә дә кордылар.



К списку новостей