Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен район семинары
Опубликовано: 12.02.2016
11 нче февраль көнне Идел буе районының 68 нче татар-рус мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик хис тәрбияләү аша предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләргә ирешү” дигән тема астында яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар - практикум булып узды. Укытучылар дәресләр карадылар һәм мәктәпнең Туган тел айлыгы планына кертелгән “Хәтер яктысы” исемле әдәби кичәдә эзтабар язучы Шаһинур Мостафин белән очраштылар. Язучы үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр якташлары турындагы кызыклы эзләнүләре белән таныштырды. Кичәдә катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде, шигырьләрен укыды. Семинар район мәгълүмати үзәк методисты Милүәшә Васыйловна белән берлектә түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ ясау белән тәмамланды.
К списку новостей













