Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе утырышы
Опубликовано: 21.11.2025 20 нче ноябрьдә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең 2025/2026 нчы уку елына кабул ителгән эш планы буенча вебинарлар циклының дүртенчесе үткәрелде. Ул «Ел укытучысы» һөнәри бәйгесенә әзерләнү мәсьәләсенә багышланды.
Вебинар Ассоциациянең Вахитов һәм Идел буе районнары бүлеге җитәкчесе Габдинова Зилә Әфтах кызы тарафыннан әзерләнде.
Спикерлар:
- Габдинова Зилә Әфтах кызы, Казан шәһәре Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин ис. 116 нчы лицейның югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы, Бөтенрәсәй «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2022» бәйгесе җиңүчесе;
- Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы, Казан шәһәре Вахитов районы К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәпнең югары категорияле укытучысы, Бөтенрәсәй «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024» бәйгесенең «Эрудиция һәм гадәти булмаган фикерләү» номинациясендә җиңүче;
- Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 19 нчы гимназиянең югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесе призёры.
Алар «Методик остаханә», «Дәрес», «Сыйныф сәгате», «Мастер-класс» сынаулары турында сөйләде, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, һөнәри бәйгеләрдә катнашучыларга файдалы киңәшләрен бирде. Укытучыларыбызга зур рәхмәт. Афәрин.
К списку новостей













