Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Туган (татар) тел укытучыларының бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча консалтинг утырышы.
Опубликовано: 21.11.202520 нче ноябрьдә 69 нчы мәктәп базасында туган тел укытучыларының «2025-2026 нчы уку елында бердәм дәүләт имтиханына әзерлек» дигән темага консалтинг утырышы үтте. Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы «Укучыларны туган (татар) теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләү буенча методик киңәшләр һәм яңалыклар» дигән темага чыгыш ясады. Идел буе районы 69 нчы гомуми белем мәктәбенең югары категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Борисова Римма Владимир кызы «Рус телендә белем бирү оешмаларының рус телле укучылары өчен 2026 нчы елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру буенча әзерлек» темасына чыгыш ясады. Җыелыш ахырында нәтиҗә ясалды. Утырыш эчтәлекле һәм файдалы булды.
К списку новостей













