Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
19 гимназиядә Халыкара туган телләр көне
Опубликовано: 22.02.2017Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә Халыкара туган телләр көне зур бәйрәмгә әверелде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар белән “Халыкара туган тел көне”, “Туган телем- иркә гөлем”, “Татар халык мәкалләре” кебек темаларга әдәби әңгәмәләр үткәрелде. Урта сыйныф укучылары тарафыннан “Минем яраткан китабым” исемле стенгазеталар чыгарылды, “Туган телем- Тукай теле” исемле проектлар эшен яклау оештырылды. Югары сыйныфлар арасында китапнамәләр конкурсы башланып китте. Ә мәктәп китапханәсендә исә “И туган тел...” исеме астында матур, эчтәлекле күргәзмәләр ясалды. Әлеге чаралардан соң бер генә укучы да туган теленә битараф калмагандыр. Һәр кеше үз туган телен хөрмәт итәр, аны саклар һәм үстерер дигән өметтә калабыз!
К списку новостей













