Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
Опубликовано: 16.12.201615 нче декабрь көнне Вахитов районынының 41 нче мәктәбендә “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” дигән темага район семинары үтте. Семинарда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Анда 40 ка якын укытучы катнашты.
КФУ ның доценты, филология фәннәре кандидаты Максимов Николай Валентинович “Бу нәрсә? Бу нәрсә нинди? Сиңа нәрсә кирәк?” кебек сөйләм калыплары буенча 1б сыйныфында ачык дәрес күрсәтте. Югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Буданова Разия Салиховна 2а һәм 4а сыйныфы укучылары белән лексик КВН күрсәтте, “Әдәби хәзинә” музеена сәяхәт үткәрде, музей – укыту-тәрбия эшенең үзәге булуын мәктәпнең һәм үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып аңлатты. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Газимҗанова Рәмзия Гаязовна мәктәптәге милли мәгарифнең торышы турында һәм рус балаларын татар теленә өйрәтүдә эмоция белдерүче рәсемнәрне роле турында сөйләде. Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары ММҮ методисты Җиһангирова Миләүшә Василовна “2030 нчы елга кадәр Татарстан Ркспубликасында милли мәгариф үсеше концепциясе» буенча түгәрәк өстәл оештырды.
Соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” буенча 1-4 сыйныфлар өчен чыгачак программа һәм дәреслекләр турында фикер алыштылар һәм бу технологиянең уңышлы булуын әйттеләр.
Кунаклар күрсәткән чараларга югары бәя бирделәр, мәктәптә эшләп килүче “Әдәби хәзинә” музее да алар күңеленә хуш килде.
Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.
К списку новостей













