• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам

Визитная карточка

Адрес: г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6
Телефон: +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14
E-Mail: VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам
Руководитель: Зигангерова Миляуша Василовна
У нас учат: 12 методистов

Новости методического отдела

Милли мәгариф буенча директор урынбасарлары өчен секция утырышы

Опубликовано: 17.06.2016

Агымдагы елның 16 нчы июнендә Вахитов районының 39 нчы мәктәп базасында   район август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф буенча директор урынбасарлары өчен «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында, заманча технологияләр кулланып, татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү» дигән темага секция утырышы уздырылды.  Утырыш Л.Н.Толстой исемендәге музейның белем бирү үзәгендә   39 нчы мәктәпнең директоры Г.А.Нәҗипова, музейның белем бирү үзәге җитәкчесе М.В.Кулагина җитәкчелегендә экскурсия белән башланып китте. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында башлангыч төп белем бирүдәге дәрестән тыш эшчәнлекне уңышлы оештыру өчен мәктәптә тудырылган уңай шартлар турында сөйләделәр. Секция утырышында мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Басырова, методик-мәгълүмати үзәк методисты М.В.Җиһангирова, Казан федералаль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты К.С.Фатхуллова, 39 нчы мәктәп укытучысы С.М.Салихова, 19 нчы гимназия укытучысы Л.М.Хайбуллина чыгышларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле дәресләрен проектлаштыру, фәнни-методик эшчәнлек аша милли мәгарифне үстерү, районда милли мәгариф үсешендәге проблемалар һәм үсеш мөмкинлекләре хәл ителде. 



К списку новостей