Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада нәтиҗәләре
Опубликовано: 22.04.20162016 нчы елның 22 нче апрелендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының концертлар залында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасы булып узды. 19-22 нче апрельдә Казанда уздырылган әлеге олимпиаданың финалында Япония, Канада, Франция, Австралия, Финляндия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан Әзербәйҗан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык укучы һәм студент катнашты. Безнең өчен иң куанычлысы Вахитов районының 27 нче гимназия укучысы Мөбәрәкшина Зилә (укытучысы Нурмиева Г.В.) Гран-прига лаек булды. Шулай ук 2 нче урынга лаек булган 39 нчы мәктәп укучысы Свердруп Антоний, 19 нчы гимназия укучысы Гумбатов Танрыверди һәм “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә 18 нче мәктәп укучысы Мартюгина Элина сәхнәдә диплом белән бүләкләнделәр. Без бу укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
К списку новостей













