• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам

Визитная карточка

Адрес: г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6
Телефон: +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14
E-Mail: VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам
Руководитель: Зигангерова Миляуша Василовна
У нас учат: 12 методистов

Новости методического отдела

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы

Опубликовано: 20.02.2016

2016 нчы елның 19 нчы февралендә Идел буе районының 10 нчы мәктәп  базасында Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Белем сыйфаты белән идарә итү чарасы буларак, мониторинг һәм бердәм республика тесты» дигән темага методик берләшмә утырышы булып узды. Биредә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре, 9 нчы сыйныфларда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.  Утырышта Вахитов һәм Идел буе районнарының милли эшләр буенча  методисты М.В.Җиһангирова, Татарстан китап нәшриятының уку-укыту методика эшләре идарәсе җитәкчесе  Ч.И.Ялалова, Вахитов районы татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Г.В.Нурмиева, Идел буе районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе М.Н.Валиева, 68 нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Ә.М. Ихсанова  чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар бердәм республика тестына әзерләнүдә килеп туган кыенлыклар, аларны чишү юлларын һәм дәресләрдә кулланыла торган эш методлары, алымнары турында сөйләделәр.  



К списку новостей