Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
"Татар кызы, Татар егете - 2025" бәйгесе
Опубликовано: 25.10.202524 нче октябрь көнне гимназия базасында "Татар кызы, Татар егете - 2025" шәһәр бәйгесенең район этабы уздырылды. Әлеге конкурсның төп максаты- балаларда милләтебезгә карата горурлык хисе тәрбияләү һәм татар милли йолаларына кызыксыну уяту.
Чарада уңган, зирәк, кыю егет- кызлар көч сынашты. Бәйге ике этаптан торды:
- "Үзем турында үзем";
- Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның әсәрләрен сәхнәләштерү.
Әлеге бәйгедә гимназиябезнең данын 9А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим һәм 9Б сыйныфы укучысы Валеева Алимә яклады. Алимәбез I урынга, Кәримебез Гран- прига лаек булдылар! Афәрин, укучылар!
"Кәрим дә, Алимә дә искитмәле матур, тирән мәгънәле, заманча чыгыш ясадылар. Без сезнең белән горурланабыз! Кәрим белән Алимәгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
К списку новостей










