Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2021Бүген гимназиябездә белем бәйрәме гөрләп үтте.
1 нче сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифә, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн -мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергәп беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.
Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын! Педагогларга - һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга эшсөючәнлек , максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә сабырлык, балалары аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телибез.
Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-күәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!
К списку новостей










