Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
Боз өстендә сак булыйк!!!
Опубликовано: 07.11.2018Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.
Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.
Шул исәптән, 2в сыйныфында рәсем бәйгесе үткәрелде. “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды.
Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк!!!
К списку новостей










