• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13
Телефон: +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана)
E-Mail: g18.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм"
Руководитель: Фасхутдинова Гульшат Абузаровна
Год основания учреждения: 1999
У нас учатся: 905, из них иностранных граждан - 0
У нас учат: 61

Новости гимназии №18

Хәрби патриотик тәрбия конкурсы

Опубликовано: 21.04.2017

9 нчы май– Җиңү көне уңаеннан гимназиябездә күп кенә чаралар башкарыла. 21 нче апрель  көнне без район күләмендә үткән “По следам Победы” бәйгесендә катнаштык. Бу бәйге өчен патриотик тәрбия буенча презентация ясалырга тиеш иде, ул безнең ясалды һәм уңышлы итеп якланды да. Шулай ук патриотик почмак әзерләнде. Укучыларыбыз комиссия әгъзаларын генерал Сафиуллин Г.Б. тормыш юлы, сугыштагы хезмәтләре һәм алган дәрәҗәләре белән таныштырып үтте.

Кыска гына вакыт эчендә әти– әниләрнең, укытучыларның, укучыларның тырышлыгы ярдәмендә музей почмагы да оештырылды. Бирегә нинди генә экспонатлар алып килмәделәр: пилотка, каеш, военный билет, китель, фляжкалар, төрледән төрле медальләр, чигүле калфак, сөлге, кулъяулыклар, хәтта фронт корреспондентларының үзара язышкан хатларның төп нөсхәләренә кадәр бар иде.

Шулай итеп конкурсның 3 этабын без уңышлы гына үттек. Ә хәзер исә, зур түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез.

 

Безгә булышкан, экспонатлар җыешкан, сөйләгән укучыларга ЗУР РӘХМӘТебезне җиткерәбез. Алга таба да сезнең белән, әти– әниләрегез, укытучыларыгыз белән шулай дус булып, ярдәмләшеп яшик. Бергә, бердәм булганда без барлык сынауларны да җиңел генә үтеп, югары үрләргә ирешәчәкбез.



К списку новостей