• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13
Телефон: +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана)
E-Mail: g18.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм"
Руководитель: Фасхутдинова Гульшат Абузаровна
Год основания учреждения: 1999
У нас учатся: 905, из них иностранных граждан - 0
У нас учат: 61

Новости гимназии №18

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы

Опубликовано: 04.05.2017

4 нче май көнне гимназиябездә зур бәйрәм үтте. Урта һәм югары сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иҗади проект эшләрен якладылар.

5А һәм 5Б сыныфы укучылары Пионерларга кабул итү сценкасын күрсәттеләр, аларның тарихы һәм атрибутикалары белән таныштырып киттеләр. 

6А, 6Б һәм 7Б  сыйныф укучылары Полк уллары турында чыгыш ясап, сугыш чорындагы балаларның батырлыклары, соңгы сулышларына кадәр илгә тугры булып күрсәткән геройлыклары турында искиткеч матур чыгышлар ясап, бик күп яңа мәгълүмат бирделәр. 

7А сыйныфы укучылары якташыбыз Кашаф Гыймадиев һәм аның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турында бик матур чыгыш ясадылар.

8А сыйныфы укучылары тамашачыларда аерычу нык тәэсир калдырды, чөнки алар 15 минутлык театраль өзек аша безне сугышның беренче көнендә, сугыш барган чорда һәм зур авырлыклар аша килеп, әмма чиксез бәхет, сөенеч алып килгән Җиңү таңында яшәттеләр.

8Б сыйныфы укучылары тыл хезмәтчәне, гимназиябездә күп еллар тугры хезмәт куйган Гарипов Арслангали Мөхәммәтшакир улыннан алган интервью белән таныштырып киттеләр. Бу видеотасмадан гимназиябез укучылары сугыш чорының барлык  авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Арслангали абыйдан ишеттеләр. Бу интервью балалар күңелендә зур тәэсир калдырды.

10 сыйныф укучылары сугыш чоры җырларын башкарып, аларның тарихы белән таныштырып киттеләр. Искиткеч матур тавышлары белән күңелләргә үтеп керделәр.

Шушы зур чараны оештырып, балаларыбызны югары дәрәҗәдә әзерләп, патриотик тәрбиягә зур әһәмият биргән өчен барлык сыйныф җитәкчеләренә администрация зур рәхмәтен белдерә.



К списку новостей