Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
30 ел.... 15.02.2019

Бүген 15 нче февраль көнне Совет гәскәрләрен Әфганистан җиреннән чыгаруга 30 ел тулды… Шул хактан 10 нчы сыйныфта ачык дәрес үтте.
Шулай ук Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнендә гимназиядә искә алу кичләрен уздырдылар… Герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия...
-
Гашыйклар көне! 14.02.2019

Һәр елны 14 февраль көнне бер-берсен яраткан кешеләр гыйшыкларын белдереп бер-берсен сөендерер өчен көтелмәгән бүләкләр әзерлиләр.
Бу көн уңаеннан безнең гимназиядә бәйге үткәрелде.
Укучылар арасында иң күп «мәхәббәт хатлары» җыйган 1 егет һәм 1 кызга Мистер Валентин һәм Миссис Валентинка исеме бирелде!
-
Универсиада сәгатләре. 13.02.2019

Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиядә 2019 елда Красноярск шәhәрендә узачак кышкы Универсиадага багышланган сыйныф сәгатләре үткәрелде.
2019 елгы кышкы Универсиада-Халыкара студентлар турнирының 29 нчы чыгарылышы. Ярышларда 50дән артык илдән 3 050дән артык спорт делегатлары катнашачак. Бу-илебез тарихында уникаль вакыйга. Сыйныф сәгатендә балалар ярышлар турында күп кенә кызыклы информация алдылар, кышкы Универсиада символын уйлап табарга һәм ясарга тырыштылар.
Бөтендөнья студентлар Уеннары-хәзерге Россия яшьләре тормышында мөһим халыкара спорт һәм мәдәни вакыйга, шуңа күрә аның турында белергә һәм спортчыларыбызга коч белэн ярдәм итәргә кирәк.
-
Россия чаңгы юллары - 2019 09.02.2019

«Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда да бу юлы ярышлар өч мәйданчыкта узды: Горки-Әмәт урманы, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярмасы һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы.
Казанда, барлыгы 20000гә якын кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә ярышларда катнашты.
Безнең гимназиядән 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Барлык балаларга да сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар актив ярдәм күрсәттеләр.
Бу чара спортка мәхәббәт тәрбияли, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм физик яктан камилләшү белән кызыксынуны арттыра.
Бу матур һәм файдалы чара өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Кто нас защищает? 07.02.2019

В рамках проекта “Кто нас защищает” 3Б класс организовал встречу с сотрудниками служб спасения: полицейским и пожарным. Ребята узнали об особенностях данных служб, о том какими качествами должны обладать спасатели.
-
Кем булырга? 06.02.2019

Профориентация айлыгы кысаларындан 6 нчы февраль көнне гимназиябездә кунакта Санкт-Петербург дәүләт тау университетының вәкиле белән очрашу уздырылды.
Санкт-Петербург дәүләт тау университеты — Санкт-Петербургның иң төп һәм зур вузларының берсе, Русиянең беренче югары техник уку йорты, Русиянең милли тикшеренү университеты.
Югары сыйныф укучыларына университет турында сөйләделәр һәм алар нәрсә белән шөгыльләнәләр. Укучыларга соңыннан кем булып эшли алачаклары турында да сүз әйттеләр. Гимназия укучылары актив рәвештә сораулар бирделәр һәм кунаклар белән аралаштылар.
-
Дети Казани! 06.02.2019

Активисты гимназии ДОО “Лидер” участвовали в NET-working, которые провели Дети Казани и районная организация ЛиС. Ребята смогли познакомиться друг с другом, обсудить интересные вопросы и внести свои предложения для развития детского движения города Казани. В рамках NET-working’а провел свой мастер-класс член дирекции РОО “Совет детских организаций Республики Татарстан” Дамир Нургалиев. Дамир поведал ребятам все тонкости успешного использования своего времени, дал советы для развития личности и рассказал о полезных лайфхаках, которые можно применять в обычной жизни.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белик! 05.02.2019

5 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучылары өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәресең максаты балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлыкларын үстерү. Дәрес беткәндә укучылар файдалы кыска видео өзекләре карап алдылар.
-
Хәтердә калдырыйк... 01.02.2019

9А сыйныфында Ленинград блокадасы хакында ачык дәрес үтте. Дәреснең максаты 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотк хисләр тәрбияләү.
Сугышның 79 нчы көнендә ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән.
Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калаган була. Ләкин алда-29 ай, 900 көн...
-
Ленинград блокадасы... 30.01.2019

Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Һәр көне үзе бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомба ташлый. Блокада дәвамында Ленинградта 1 млн. чамасы кеше һәлак була, күп кеше ачлыктан үлә.
2В сыйныфында "Ленинград блокадасы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.










