Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020

УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын куңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
Сабырлыгың кая яшеренгән?
Ул мәктәптә синең "күргәнең"...
Сокландыра бар эшеңне ташлап,
Алны-ялны белми йөргәнең...
Иртән күтәренеп эшкә барган
Беркемне дә әле белмим мин!
Күз алдыма килә, йокламыйча
Ничек үткәнен дә төнеңнең!
Кеше баласын да якын итеп,
Алар өчен утлар йотасың...
Аяк атлавыңнан куреп торам
Хәлдән таеп өйгә кайтасың!
Гаилә дә сине сагына шул,
Өлгерергә кирәк барсына!
Сакла әле, зинһар син үзеңне
Таза агачлар бит тиз сына!
Йодрык кадәр йөрәк! Бары сыйган
Киң күнелең, йөзең нур чәчә!
Күпме сабый сезгә өмет белән,
Укытучым! – диеп эндәшә!Хөрмәтле коллегаларыбыз - бәйрәм белән Сезне !
Саулык - сәламәтлек телибез Сезгэ!
Авыр һәм дә мактаулы эшебездә зурдан - зур унышлар!!! -
Татарча диктант 26.09.2020

Бүген, 26нчы сентябрь көнне, 18нче гимназия укучылары татарча диктант яздылар. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Укытучыларыбыз белән горурланабыз!
24.09.2020
Сентябрь аенда укыту һәм тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән укытучыларыбызга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Низамеева Эльмира Вагизовна - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе.
Хабибуллина Фаягөл Наримовна - Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе.
Валияхметова Гөлназ Мәҗитовна - Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы.
Әхмәтшина Гөлназ Тәлгатовна, Егорова Рамиля Рифатовна, Сабирова Гөлчәчәк Мансуровна, Шамшуарова Лиана Александровна - Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы.
Мөхәмәдьярова Лейсан Ринатовна - Вахитов һәм Идел буе районы Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Хөрмәтле коллегалар, Сезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Игелеклелек атналыгы" 24.09.2020

Гимназиябездә "Игелеклелек атналыгы" гөрләп узды. "Китапханәгә ярдәм ит" дигән акциядә 3 А сыйныфы (Укытучылары: Насибуллина Г. Р.) бик актив катнашты. Алар берсеннән - берсе матур китапларны гимназия китапханәсенә бүләк иттеләр.
-
"Алтын көз" 23.09.2020

23 нче сентябрь көнне, 3 а сыйныф укучылары, табигый материаллардан, кулдан төрле эшләнмәләр ясадылар.
"Алтын көз" темасына күргәзмә оештырдылар.Укытучылары - Насибуллина Г. Р.
-
Яз 23.09.2020

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне 26нчы сентябрь көнне сәгать 11дә онлайн форматта татарча диктант язарга чакырып калабыз. "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында туры эфир.
-
"Йолдызлык" бәйгесе 22.09.2020

Гимназиябезнең 2Б сыйныфы укучысы Башарова Зәринә "Йолдызлык" бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Зәринә, котлыйбыз сине!
-
Сәламәтлек көне 21.09.2020

"Сәламәтлек көне" уңаеннан 5б сыйныфы белән Горький-Әмәт паркына сәяхәт. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" бу безнең девизыбыз! Бергә ял итәбез, уйныйбыз!
-
Галәм киңлекләренә сәяхәт 18.09.2020

18нче сентябрь көнне без, 4Б сыйныф укучылары, галәм киңлекләренә сәяхәт кылдык. Төрле кызыклы экспонатлар күрдек. Астрономнар турында лекция тыңладык. Күктәге йолдызлар турында тулы күполлы фильм карадык. Барыбызга да бик ошады. Көнебез бушка үтмәде.
-
Бергә үсик 16.09.2020

16нчы сентябрь көнне шәһәр башкарма комитеты указы нигезендә төзелгән "Бергә үсик" проектын тормышка ашырып, барлык 2 нче сыйныф укучылары агач үсентеләрен утыртуда актив катнаштылар.










