МБДОУ «Татарско-Ходяшевский детский сад «Экият» Пестречинского муниципального района РТ /Муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениясе Татарстан Республикасы Питрэч муниципаль районы Татр Тау Иле авылы "Экият" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 422782, Республика Татарстан, Пестречинский район, с. Татарское Ходяшево, ул. Советская, д. 15А |
| Телефон: | +7(951)-068-79-05 |
| E-Mail: | Ekiyat.Detskiysad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Тат.Ходяшевский детский сад "Экият" / МБМББУ Татар Тау Иле авылы "Экият" балалар бакчасы |
| Руководитель: | Губайдуллина Фирая Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 21 воспитанника |
| У нас учат: | 3 педагога |
МБДОУ «Татарско-Ходяшевский детский сад «Экият» Пестречинского муниципального района РТ /Муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениясе Татарстан Республикасы Питрэч муниципаль районы Татр Тау Иле авылы "Экият" балалар бакчасы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40
-
Бэйрэм белэн -кызлар!!! 29.09.2014

Татулыкка ни житэ!!!
Кунелле ял да итэбез...
Бакча хезмэткэрлэре хонэри бэйрэмнэрен табигать кочагында ,кознен матурлыгына хозурланып ял иттелэр.
Кызлар,мактаулы ,эмма авыр да булган эшегездэ унышлар гына юлдаш булсын...
Сабырлык хэм туземлек сезгэ!!!
-
Ямьле жэй айлары!!! 28.08.2014

Жэй айлары!!!
Ямьле жэйлэр,мизгел генэ кебек
Озак тормас утеп китэрлэр,
Жэйге шау-шу инде артта калыр,
Салкын козлэр килеп житэрлэр.
Шушы матур ,ямьле жэйлэрнен
Кадерлэрен белеп калыйкчы,
Нурын сипкэн кояшка куз кысып,
Сабыйлар ,бер елмаеп алыйкчы!
-
Ай, голлэрем- голкэйлэрем... 28.08.2014

Ай, голлэрем,голкэйлэрем
Яратыр идем кочып,
Уйнар идем ,арагызда,
Кубэлэк булып очып...
-
Бакчабызда сонгы дэрес!!! 21.07.2014

Бакчада ойрэнгэн белемнэребезне энилэргэ курсэттек...
Без мэктэпкэ барырга эзер!
-
ПДД хезмэткэрлэре кунакта 28.06.2014

ПДД хезмэткэрлэренэ
"Юлда йорсэн ,бул олгер
Юл кагыйдэсен яхшы бел" дигэн темага тэрбияче Голназ Наилевна дэрес уткэрде.
Кунаклар буш кул белэн генэ килмэгэннэр иде,кечкенэ дусларыбызны остэл уеннары белэн соендерделэр.
-
Чыгарылыш кичэсе. 10.06.2014

Тэрбияче апа елый,
Инде ни хэл итэсе
Бакчадан , дуслар янынан,
Бердэ килми ,китэсе...!!!
-
Жину бэйрэме белэн сезне!!! 10.06.2014

Кирэкми безгэ кан коеш,
Кирэкми безгэ сугыш,
Безнен телэк ,якты,матур,
Тыныч хезмэт хэм тормыш!!!
-
Габдулла Тукай ижаты 25.04.2014

Татар халкынын куренекле язучысы Габдулла Тукай безнен олуг милли шагыйребез иде.Ул кыска гына гомерендэ яшен булып яшьнэде,бик куп ижат жимешлэрен калдырды.
Ул буген дэ безнен арабызда.Анын шигъри авазы хаман да халык кунелендэ янгырый.
Татар Тау Иле "Экият"балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган шигырь кичэсе булып узды. Кичэбез "Туган кон"жыры белэн башланып китте.Балалар "Кызыклы шэкерт","Бала белэн кубэлэк"шигырьлэрен сэхнэлэштерделэр.Сабыйлар Тукайнын ижатын бик яраталар,анын шигырьлэрен,экиятлэрен яратып тынлыйлар,яттан ойрэнэлэр.
-
Эти-энилэр дэ омэдэ ... 19.04.2014

Бакчабызда 19 апрель конне омэ оештырдык.Балалар бакчасы тирэсен жыештыруда эти-энилэр дэ катнашты.Аларнын хэрбер эштэ дэ актив катнашулары бик соендерэ,шулай узара анлашып эшлэгэндэ генэ максатка ирешеп була.Барысы да балалар очен ,алар сонсен,матурлыкка соклансын,олкэннэрнен хезмэтен бэяли белсен очен эшлэнэ бит.Эти-энилэр уен мэйдачыгын чынлап та экияткэ эйлэндерделэр.
-
"Гаилэ бэхете- балада" 14.03.2014

"Бэйрэмнэр кирэк сезгэ дэ, кирэк хэммэбезгэ дэ"
Куптэн тугел "Экият" балалар бакчасында "Гаилэ - бэхете балада" дигэн кичэ уткэрдек.
Кичэбезнен максаты балаларнын осталыкларын гына тугел,эти-энилэрнен дэ унганлыкларын,булганлыкларын сынап карау иде.Алдан ук хэрбер гаилэгэ биремнэр бирелде,алар берэр музыкаль номер,"Минем гаилэм" темасына рэсем яисэ шажэрэ агачы эзерлэргэ тиеш иделэр.Эти-энилэр бэйгедэ бик телэп катнаштылар,мэсьэлэн Камалиев Ильназ хэм Мифтахова Лэйсэн рэхэтлэнеп кечкенэ чакларына кайтып машина ,курчак белэн уйнап алдылар.Э этилэр ничек итеп энилэр ойдэ юкта кызларга прическа ясап бакчага озату куренешен тасвирладылар.Уеннар бик кызыклы барды ,балалар да эти-энилэрен кызыксыну белэн кузэттелэр .Ахырдан бэйгегэ йомгак ясап кечкенэ генэ истэлекле булэклэр тапшырылды,1 урынны актив булганнары очен Загидуллинар гаилэсе яулады,аларга грамота тапшырылды.
Бэйрэм кичэсе чэй остэле янында дэвам итте,эти-энилэр бик кэнэгать иделэр.Килэчэктэ дэ бергэлэп шундый кунелле чаралар уткэрергэ дигэн фикергэ килеп хэм бакча хезмэткэрлэренен эшлэрен унай яктан бэялэп,рэхмэт сузлэре житкерделэр.
Кайчак эздэн дэ кунел була шул,сезгэ дэ унышлар гына телисе килэ эти-энилэр! Бала-гаилэнен козгесе ул - дигэн тошенчэне анлап яшэсэгез иде...








