Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кулаевский детский сад «Колокольчик» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Колай "Кыңгыраучык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422776, Республика Татарстан, Пестречинский район, с. Кулаево, ул. Молодежная, д. 14А |
| Телефон: | +7(843)-673-65-87 |
| E-Mail: | Ds.Kol.Kulaevo@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Кулаевский детский сад "Колокольчик"/МБМББУ Колай “Кынгыраучык” балалар бакчасы. |
| Руководитель: | Мухаметгареева Зимфира Шаукатовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 94 воспитанника |
| У нас учат: | 8 воспитателей |
Новости
"Мой наставник" автор Хуснутдинова Г.М./"Минем остазым" авторы Хөснетдинова Г. М.
Опубликовано: 10.05.2023Профессия воспитателя – тяжелый, ответственный труд. Он постоянно работает над собой, развивается. Труд, требующий изучения современных технологий и вообще шага в ногу со временем.
Воспитатель-это во всех отношениях Совершенная Личность. Человек профессии, который должен быть одновременно и педагогом, и судьей, и врачом, и артистом, и художником.
А я считаю, что самое главное для воспитателя – это быть нужным каждому ребенку, любить и уважать детей. Я, Хуснутдинова Гузалия Мансуровна. После окончания Казанского педагогического училища судьба привела меня на работу в Кулаевский детский сад «Колокольчик". За это я бесконечно благодарна ей. Вот уже 34 года - я воспитатель. Очень люблю свою работу, потому что там меня ждут веселые, смеющиеся малыши, обаятельные коллеги. Мы, воспитатели, работаем не только с детьми, но и с родителями, находимся в тесном контакте, понимаем их, интересуемся их мнениями, слышим их пожелания.
Мы, воспитатели, люди, которые должны быть примером для детей и родителей, потому что родители доверяют нам самое дорогое - своих детей. До сих пор помню, как пришла на работу в первый день, немного напугана. Но, опытный педагог и воспитатель Харламова Татьяна Геннадьевна никогда не молчала, а всегда помогала и направляла меня.
Сегодня Татьяна Геннадьевна находится на заслуженном отдыхе, а ее дочь Татаринова Анна работает помощником воспитателя в нашем детском саду. Самое большое достояние нашего будущего, нашего сегодняшнего дня – это дети. Увидев свет радости в глазах своих воспитанников, почувствовав их теплые взгляды, услышав ласковые возгласы, осознав, что выбранная профессия-не ошибка, Ты навсегда останешься с детьми в стране детства молодым, энергичным, радостным.
Я-воспитатель! Горжусь тем, что являюсь воспитателем!/
#УчитьВдохновлятьРазвивать2023,
Тәрбияче беләсезме кем ул?
Җанын, күңелен биреп эшләүче.
Аналардай йөрәк җылысы белән
Балаларны назлап сөюче.
Тәрбияче... Бу сүзне әйткәч тә, ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар, аларның шау – гөр килеп уйнаулары, җыр - биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре ... килеп баса.
Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны. Заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.
Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.
Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү.Мин Хуснутдинова Гүзәлия Мансур кызы. Казан педагогия училищесын укып бетергәннән соң, язмыш мине Колай балалар бакчасы «Кынгыраукай»балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Менә инде 34 ел – мин – тәрбияче. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти - әниләрне исән – сау күрү, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!
Миңа сорау бирсәләр
“Бәхетең ни?” – дисәләр.
Бәхетем – таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр
“Бәхетең ни?” – дисәләр.
Шушы бакча сукмаклары
Бәхетемә илтәләр.
“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).
Без, тәрбиячеләр, балалар белән генә түгел, әти - әниләр белән дә эшлибез, тыгыз элемтәдә торабыз, аларны аңлап, уй – фикерләре белән кызыксынабыз, теләкләрен ишетәбез, әти - әниләрне хөрмәт итәбез.
Без, тәрбиячеләр, балалар һәм әти - әниләр өчен өлге булырга тиешле кешеләр, чөнки әти - әниләр безгә иң кадерле кешеләрен – балаларын ышанып тапшыралар. —Беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә. Яшь чагым булгангадыр инде, берара куркып та калдым кебек. Тик сабыйларга булган мәхәббәтем, аларның өмет белән янып торган күзләрен күрү курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә керештем, Ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан. Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти-әни булганнар .Мин татар мәктәбендә укыдым, шуңада ахры куркыпта калдым ләкин Тәрбияче Харламова Татьяна Генадьевна беренче курудэ ук мина уз кинәшләре белән ярдәм итә башлады һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмас, каты итеп эндәшмәс. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмим. Үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә.Матур гөлләр үстерү, , кул эшләре,—иң яраткан шөгыльләре. Тырыш. Вакыт аты елгыр да соң, борылып карарга өлгермисең, ул инде күздән югала. Хәтердә бары бу көннәрнең кайбер мизгелләре генә уелып кала. Күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән... Күпме борчулар, күпме тырышулар. Алар берсе дә эзсез үтми. Бугенге кондэ Татьяна Генадьевна лаеклы ялда.Бугенге кондэ анын кызы безнен балалар бакчасында тэрбияче ярдэмчесе булып эшли. Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың. Мин – тәрбияче! Тәрбияче булуым белән горурланам!
К списку новостей



