• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нурлатский
  • Школы
  • МБОУ «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан/Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт
Телефон: +7(843)-453-45-72
E-Mail: SKurman.Nur@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Курманаевская ООШ"
Руководитель: Бильданова Гульнар Исмагиловна
Год основания учреждения: 1913
У нас учатся: 27/Бездә укыйлар 27
У нас учат: 11/Бездә укыталар 11

Новости МБОУ "Курманаевская ООШ"

Нәүрүз килде безгә!

Опубликовано: 21.03.2017

Нәүрүз- борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Мәгълүм булганча, 18нче гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә-көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә. 

. “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачаларга, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр. 

Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. 

Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад! 

Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Чын күңелдән барыгызда да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Йортларыгызда һәрвакыт татулык, фикер бердәмлеге патшалык итсен!

Без исә авыл мәдәният йортында әлеге күркәм бәйрәмне авылдашлар белән бергә каршыладык



К списку новостей