• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нурлатский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт
Телефон: +7(843)-453-52-81
E-Mail: Sfom.Nur@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ
Руководитель: Сафиуллин Халим Салихович
Год основания учреждения: 1965
У нас учатся: 28 обучающихся / укучы
У нас учат: 13 педагогов / укытучылар

Новости школы

Яңа ел теләкләре.

Опубликовано: 28.12.2011

Хөрмәтле  коллегалар, хезмәткәрләр, укучылар, әти – әниләр!

    Кешелек тормышыннан   зур уңышлары , истәлекле хатирәләре белән тагын бер ел үтеп бара.Узып баручы ел матур вакыйгалар белән тәмамлана: Фома урта мәктәбе  Фома,Зирекле, Биккол  авыл  укучыларын берләштереп,бердәм коллективка әверелеп, 160 балага белем һәм тәрбия бирә. Кешелеклелек, дуслык, туганлык,эшлеклелек сыйфатларын  тупланган коллектив белән теләсә нинди киртәләрне җиңеп чыгарга була. Күрше авыллардан килгән укучылар белән һәр сыйныф күнелле мәшәкате, шатлыклы ыгы-зыгысы белән  “кайнап” тора. Мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда барлык укучылар да, ата –аналар да теләп катнашалар. Мәктәп- укучы-ата-ана өчпочмагы берлегендә аңлашып, киңәшеп эшләү бары уңышлар  гына китерә һәм бу 2011 енче ел күңелләребездә матур хисләр, якты хатирәләр белән истә калсын.

    Яңа еллар якынлашканда  Сезгә бары изге теләкләремне җиткерәсем килә. Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, эшләрегез уң булсын. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Яңа еллар матур, күркәм булсын,  балаларыгызның бәхетле вә сагәдәтле булуына сөенеп яшәргә язсын! Җаныгыз тыныч, тәнегез һәм рухыгыз сәламәт булсын! Нигезегез нык, гомерегез озын һәм бәхетле,  күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Гаилә учагы гел балкып торсын ! Ә укучыларга белем үрлүренең иң биеген яуларга,  дәүләт имтиханнарын тапшырганда ныклы белем һәм тапкырлык телисем килә,сәламәт булыгыз!

    Туасы 2012 нче елда безнең һәр беребез өчен уңышлы, кайгы – хәсрәтсез ел булсын! Без бары ныклы “өчпочмак” булып, аңлап эш алып барганда гына зур уңышларга ирешеп булачагына ышанып калам.

    Сезгә иң изге теләкләр белән мәктәп директоры  Х.С.Сафиуллин.

 



К списку новостей