Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Бәхет өчен күп кирәкми
Опубликовано: 30.03.2015Кызыклы һәм файдалы ял итү өчен әллә нинди ерак җирләргә бару да, бик күп акча да кирәкми икән бит. Каникул вакытында, нәкъ театр көнендә, Биккол мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Безнең сыйныф укучылары янына мәктәбебезнең Бикколда яшәүче укучылары да килде. Мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова безгә әллә никадәр сюрприз әзерләп көтеп торган икән. Мәктәп автобусыннан төшү белән безне әкият геройлары каршы алды. Бинада урнашкан Гакыйль Сәгыйров музее белән таныштык. Спортзалда рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадык. Аннары табын артында чәйләп алгач, Мәдәният йорты сәхнәсендә үзебез дә матур костюмнар киеп, әкият сәхнәләштердек. Без бу очрашудан искиткеч матур тәэсирләр белән кайттык. Үзебезнең ялга, яклауга, яратылуга хокукларыбыз булуына инандык. Шундый мөмкинлек биргәннәре өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
6 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина
К списку новостей














