Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Сугыш урлаган балачак
Опубликовано: 16.02.2015Архивларда Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстанда ятим калган 11 меңнән артык бала сыену урыны тапкан дигән мәгълүмат бар. Тарих укытучыбыз Фәхреева Гөлфия Якубовна шундый балаларның берсе белән очрашуга барырга тәкъдим иткәч, бик шатландым.
Безгә табыннар әзерләп көткән икән апабыз. Клара Солтановна безне гаилә архивы белән таныштырды, берсеннән-берсе кадерле ядкәрләрнең тарихы турында сөйләде. Кайнатасы Миннегол Әхмәтҗән улының хәрби хезмәт вакытында 1914 нче елда иптәшләре белән төшкән фотосурәтенә 100 ел икән бит. Арада иң кадерлесе – 1941 нче елның 2 маенда бөтен гаиләләре белән төшкән соңгы рәсем. Шул көннән соң күп тә үтми сугыш башланган...
Әтиләре фронтка киткәндә Вахитовлар гаиләсендә өч бала кала. 1943 нче елда гаилә башлыгының һәлак булуын беләләр. Ачлыктан интеккән тол хатын, балаларының гомерен саклап калу өчен, өлкән үги кызын Апас районы Дәвеш балалар йортына озата. Аерылганда әнисе - баланы кызганып, ә ятимә кыз балачагының шул мизгелдә инде тәмамлануын аңлап бик нык елаган.
Үзен ятимнәр йортына җибәрүләренә рәнҗеми Клара Солтановна. Әле хәтта 6 нчы сыйныфта укыганда үз әнисе алырга килгәч тә директорның алдынгы укучысын бирмәве хәерлегә булган дип саный. Әлбәттә, ул чакта аңа туганнарыннан башка яшәү җиңел булмый. Ә менә балалар йортында туклануның яхшы булуын, һәртөрле тәрбиягә нык игътибар бирелүен, концерт белән Казанга кадәр алып барулары аркасында башкалада укырга хыялы уянуын искә төшерә дә шөкер кыла хезмәт ветераны. Ул чакта бик модада булган йолдыз биюен башкарганда төшкән сурәтен кулына ала да тагын хатирәләргә бирелә әңгәмәдәшебез. 7 нчене тәмамлагач, педучилищеда укып, диплом алган яшь кыз 1951 нче елда безнең районга җибәрелә. Биккол мәктәбендә хезмәт юлын башлаган педагог 43 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы исеменә лаек була. Аның тормыш иптәше - Фома мәктәбендә 50 елга якын укытучы, директор вазифасын башкарган “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесенә ия Әхмәтҗанов Лотфирахман Миннеголович. Алар 62 ел бергә тормыш иткәннәр, бер кыз һәм ике ул тәрбияләгәннәр. Кызганыч, ике ел урында авырып яткан Бөек Җиңү солдаты Лотфирахман бабай узган елда вафат булган. Бүген Клара Солтановна дәүләтебез бүләк иткән фатирларында, оныклары белән юанып, аларның шатлыкларына сөенеп, шөкерана кылып тыныч кына гомер итә. Үзен гомере буе ярдәменнән ташламаган хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтле булуын җиткерде ул безгә.
Озак еллар Бөек Җиңү көнен кайгылы бәйрәм дип санаган апабыз. Башкалар әтиләре белән яшәгәндә, газизенең мәңге кайтмавын искәрткән кебек ул көн аңа. 1977 нче елда әтисен эзләтеп, Орлов өлкәсенә хат яза кызы һәм солдатның Знаменское авылындагы туганнар каберлегенә күмелгәнлеген белә. Әтисе каберенә баш ияргә баралар алар. “Әткәй, исәнме!”- дигән сүздән башка берни әйтә алмадым, еладым да еладым,” – дип искә ала Клара Солтановна.
Балачагын сугыш урлаган әңгәмәдәшебезгә сорауларны яудырабыз гына, ә ул һич авырсынмый җавап бирә. Нәрсә ашаганнар, нинди уеннар уйнаганнар, нинди уенчыклары булган... Үткәннәрне онытырга ярамаган кебек, дөнья вакыйгаларын белмичә яшәү дә дөрес түгел дип саный хезмәт ветераны, шуңа да “Дуслык” газетасын ярата, хәтта белдерүләрнең дә бер генә сүзен дә калдырмый укый икән. Безне озаткач, Коръән ашына чакырулы булуын, шунда барачагын әйтте. Тормышның ямен-тәмен белеп яши Клара Солтановна .
- Бөек Җиңү көненең нинди зур бәйрәм булуын аңлыйм инде хәзер. Сез бәхетле, балалар, шуңа да тормышның кадерен белегез. Хәрәкәтле матур уеннар уйнагыз. Бер-берегезне кыерсытмагыз, тәртипле булыгыз, туганнарыгызның кадерен белеп яшәгез, - диде ул хушлашканда. Ә мин ветеранның күзләренә карадым, яшьле иде алар...
Аглиуллин Аяз, Фома мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Фоторепортаж:
К.Султановна














