Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Әниләр,мәрхәмәтле безнең әниләр
Опубликовано: 20.03.2014Фома урта мәктәбендә үткәрелгән кичә “ Әниләр,мәрхәмәтле безнең әниләр!” дип аталды. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез- әниләр. Әниләребез безне сулышлары белән җылыта, назлары белән иркәли, гомерләре буе безнең өчен сызлана. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Ә бездә балалары, оныклары өчен горурланырлык әниләр,зур әниләр бик күп. Кичәгә нәкъ шундый әниләр, зур әниләр( әбиләр) чакырылды да . Сәхнә түренә иң беренче булып фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларның зур әниләре күтәрелде. Алар бездә -унберәү. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән, тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән уртаклашкан әбиләргә уку-укыту буенча директор ярдәмчесе Лилия Йосыф кызы рәхмәтен җиткерде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Минеханов инициативасы белән үткәрелгән “ Туган мәктәбеңә булыш “акциясенә катнашучылар һәм аларның әниләре дә килү бәйрәмдә нур өстенә нур кебек булды. Алар- Садретдинова Разия Идрис кызы, Каримова Асия , Шарапова Гамбәр, Сафиуллина Амалия, Шайхетдинова Зәйтүнә, Гыйззәтуллина Хәлимә,Каняфина Зәйтүнә, Газизова Сания, Гафурова Сәлимә апалар. Мәктәп директоры бу әниләрне зур йөрәкле, киң күңелле, шундый игелекле балалар үстерүләре белән горурлана алулары хакында шатланып сөйләде һәм һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар әниләрен ничек яратуларын моңлы җырлары, дәртле биюләре, шаян сүзләре белән ирештерделәр. Садретдинова Рузилә башкарган “Әнием бар шул минем “ җыры бик күпләрнең күңелен йомшартты. Кичә Гафурова Сәлимә апаның үзе иҗат иткән “Балалар дип яшим” исемле шигырен тыңлау белән тәмамланды. Аналар булмаса, кешелек яшәүдән туктар иде.
Сафиуллина Р.Д. Фома урта мәктәбе укытучысы.
К списку новостей














