Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
“ Әтиләр белән көчле без”
Опубликовано: 21.02.2014Фома урта мәктәбендә гаилә тәрбиясенең бала тормышында тоткан ролен ачыклау, мәктәп- гаилә элемтәләрен ныгыту, әтиләрне дә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә активлаштыру максатыннан , “ Әтиләр белән көчле без” исемле әтиләр конференциясе булды.
Чараның беренче өлешендә Туган якны өйрәнү музеен ачу тантанасы үтте. Кыска гына вакыт аралыгында , тарих кабинетының бер почмагында бик күп материал тупланды. Бу эшкә бар тырышлыкларын җыеп укытучылар, аеруча, тарих укытучысы Фахриева Гөлфия Якуп кызы, укучылар, мәктәп җитәкчелеге кереште. Һәрбер алып киленгән әйбер, фотография, кулъязмалар музейда үз урынын ала барды. Авыл халкы да бу эштә читтә калмады. Борынгы фотографияләр, кул эшләнмәләре, эш кораллары, борынгы кием-салымнар белән бергә музейда авылыбыз, районыбызга бәйле шәхесләр тормышы турындагы истәлекләр, шәҗәрәләр, кулъязмалар да урын алды.Музей безнең туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре генә саклана торган урын түгел, монда бабаларыбызның рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Музей мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү процессында алыштыргысыз буын булып торыр. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, тәрбия сәгатьләре, дәресләрнең кайберләре музейда узар. Чөнки гаҗәеп бай стендлар, күргәзмә әсбаплар, аудио һәм видео язмалар бу дәрес һәм тәрбия сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итәр.
Музейда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга , күренекле шәхесләребезгә ясалган стендлар, альбомнар , буклетлар бар. Болардан тыш, язучыларның, күренекле шәхесләрнең музейга тапшырган истәлекле бүләкләре, автографлары булган китаплар, шәхси әйберләре дә музей түрендә. Туган якны өйрәнү музее борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә. Әйтергә кирәк, укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә аның өлеше гаять зур. Чарага килгән авылдашларыбыз һәркайсы истәлек-бүләк белән килгән , ә әфганчы Гафуров Камил Нәҗип улының изгелеге атырлык та, үрнәк тә.
Чараның иң күнелле мизгеле урамда хоккей тартмасында булгандыр, минемчә. Чөнки анда мәктәбебезнең ир-ат укытучыларына каршы әтиләр хоккей уйнап , көч сынаштылар. Төп хөкемдарлар –укучылар булды. Искиткеч кызык тамашада укытучы ир-атлар җитезрәк булып чыкты . Конференция мавыктыргыч уеннан соң мул табынлы өстәл артында дәвам итте.
К списку новостей














