Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Фома мәктәбендә үткән очрашуда сугышчы-интернационалистлар иң тирән хатирәләрен уртаклашты
Опубликовано: 14.02.2014Телерадиокомпания "Нурлат".My WebPage
Бу көннәрдә илебез Әфган сугышыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үтә. Бер караганда, 25 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә сабыраерга тиеш иде сыман. Әмма юк икән шул – чәршәмбе көнне Фома урта мәктәбендә Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы - интернационалистлар катнашында үткән чаралар да хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. 10 елга якын дәвам иткән әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә Фома, Зирекле һәм Биккол авылларыннан барлыгы 16 ир-егет катнашкан икән бит. Бу көнне очрашуда исә Фомадан Илшат Сәгыйров, Нурислам Садретдинов, Камил Гафуров, Илгиз Гыйләҗев һәм Бикколдан Мөнир Әхмәтшин катнашты. Илгиз Гыйләҗев бүгенге көндә Түбән Камада яшәсә дә, чарага чакыру алгач сөенә-сөенә кайткан.
- Кайчандыр үзебез шул мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән шундый очрашулар оештыралар һәм ул безгә бер батырлык дәресе була торган иде. Ә хәзер менә үзебез балалар янына ашыга-ашыга кайтабыз. Әлеге вакыйгалар турында мәктәп укучылары белеп торырга тиештер дип уйлыйм, - ди ул.
Илгиз Гыйләҗев Фома мәктәбендә еш кунак була һәм хәленнән килгәнчә иганәчелек ярдәме дә күрсәтергә тырыша. Әнә, мәктәпнең хоккей командасына тулысынча форма алып кайтып биргән, спорт инвентарьлары белән ярдәм иткән. Үзе эретеп ябыштыручы булып эшли, шуңа да мәктәптә андый хезмәт кирәккәндә дә баш тартмый. Бу көнне дә аның мәктәп укучыларына әйтер сүзләре күп иде, хатирәләр яңартыр өчен дә җай чыкты. 1981–82нче елларда Әфганстанның Кабул шәһәрендә разведкада хезмәт иткән ул. Анда булган һәр көнен диярлек йөрәк түрендә саклый, чөнки төрлесен күрергә туры килгән.
- Ул чагында иң авыры – дусларны, иптәшләрне югалту иде, - ди Илгиз Гәрәевич. – Барыбыз дә исән-сау әти-әни янына, туган йортка кайту турында хыялландык. Чөнки безнең белән берәр хәл булса, аларга ничек авыр буласын күз алдына китерә идек бит.
Очрашуга Зирекле авылыннан килгән Әминә апа Шәйхетдиновага исә улларны сугыштан көтеп алуның ни икәнлеген аңлатып торырга кирәкми: Әфганстан вакыйгаларыннан өч улын көтеп алган ана ул. Өлкән улы Нәбирне Әфган сугышына Дрезден шәһәрендә хезмәт иткән җиреннән җибәрәләр. Аның канлы вакыйгаларга эләгүен беркадәр вакыт узгач кына белдек, ди Әминә апа. Икенче улы Альберт 1986нчы елда эләгә Әфган җиренә. Альберты кайтып та өлгерми, Җәмиле китеп бара, ике туганга Кабулда очрашырга насыйп була. Әфганстанга ике елга контракт нигезендә киткән Җәмиле бер ел гына хезмәт итеп өлгерә - 1989нчы елда совет гаскәрләре белән Әфган җиреннән чыгарыла. Кызганыч, бүгенге көндә Әминә апаның Әфган сугышын кичкән ике улы якты дөньяда юк шул инде. Ана күңелендә алар белән бәйле якты хатирәләр генә саклана. Чарада исә Нәбире белән бер частьтә хезмәт иткән Мөнир Әхмәтшин белән күрешүләре истәлекләрне янә яңартты.
- Нәбир белән бергә хезмәт иттек. Бер-беребезне каршы алып, озатып кала идек, - ди ул. – Тагын бер якташыбыз – Түбән Нурлат егете Миншакир Бакиров белән дә бергә булдык. Тик, кызганыч, аңа исән килеш әйләнеп кайтырга насыйп булмады шул.
Полковник, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, 30 елдан артык гомерен хәрби хезмәткә багышлаган хәрби табиб Мөнир Әхмәтшинның үзенә Әфганстанга ике тапкыр – 1981нче һәм 1985–86 елларда керергә туры килә. Очрашуда хәрби хезмәтнең чын чыныгу мәктәбе булуын һәм яшьләргә дә армия мәктәбен үтү бары тик файдага булачагын ассызыклап киңәшләрен бирде ул. Гомумән, очрашуда катнашкан һәр “әфганчы” укучылар белән күңел түрендәге иң дулкынландыргыч хатирәләрен уртаклашты.
Бу вакытта исә мәктәп бозында икенче бер чара – сугышчы-интернационалистлар призына хоккей уеннары барды. Мәктәп бозында бер вакытта биш – Чулпан, Кизләү, Киекле, Яңа Иглай һәм Фома мәктәпләре командалары очрашты. Бу көнне аеруча дулкынлану кичерделәр алар, ни дисәң дә, фатиханы Әфган сугышын кичкән абыйлары бирде бит. Фома мәктәбе командасы исә аеруча сөенде, чөнки уеннар башланыр алдыннан гына Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Фәнил Гайнуллин яңа кәшәкәләр дә бүләк итте бит үзләренә. Һәм сынатмадылар да, җиңү яулап, төп Кубок һәм акчалата бүләккә ия булдылар. Киекле мәктәбе икенче булса, Кизләү һәм Чулпан командалары өченче урынны бүлеште. Яхшы уен күрсәткән уенчылар исә аерым да бүләкләнде.
- Бүгенге чараларны үткәрүдә ата-аналар зур ярдәм итте, “Ледок” Боз сарае да акчалата булышты, - ди чараның инициаторы, мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин. – Ике чараны бер көнне бергә бәйләп үткәрүебез юкка түгел. Үз илен яраткан чын патриотлар әнә шулай кыю һәм көчле булып үсәргә тиеш бит.
Ә сугышчы-интернационалистлар балалар белән хушлашканда :
- Сезнең буынга сугыш дигән нәрсәне күрергә язмасын, - дип теләделәр.
Фоторепортаж:
В эти дни наша страна отмечает 25-летие со дня вывода советских войск из Афганистана.














