Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Тырышлык-зурлык, ялкаулык –хурлык.
Опубликовано: 07.11.2012
Тормыштан рәхәтлек, канәгатьләнү алуның чыганагы- үз хезмәтең белән яшәү. Татар халкы элек-электән хезмәтне тәрбия чыганагы буларак файдаланган,балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәткән. Бу очракта балалар яшьтән үк мөстәкыйль булып үскән , чөнки алар бар эшне дә үз көчләре белән башкарган, башка кеше ярдәменә мохтаҗ булмаганнар. Шуңа да, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү- Фома урта мәктәбенең төп максатларынан берсе. Бик күп еллардан бирле мәктәптә укучыларның производства бригадасы эшләп килә. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында безнең укучылар хезмәт итәләр. Мәсәлән,быел җәй без 4 гектарда бәрәңге үстердек. Бу эш белән 10 сыйныф укучылары шөгыльләнде.Барысы 25 тонна бәрәңге үстерелде. Моннан тыш, мәктәп янында 1,8 гектарлы мәйданда тәҗрибә участогы бар.Һәр елны биредә төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә.Быел да 2888 кг кишер, 2660 кг чөгендер, 1762 кг суган, 1000 кг кәбестә,150 кг кыяр,70 кг помидор, кабак кебек яшелчәләр үстердек..Бу яшелчәләрнең 250000 сум күләмендә (бала исәбеннән бер көнгә 8 cум) мәктәп ашханәсендә туклану өчен салынса, 40000 сум сатылды.Шул акчага Умәктәптә ел саен яңа уку елына ремонт ясала. Кыскасы,балаларның җәйге ялын оештыру, аларга хезмәт тәрбиясе бирү, авыл хезмәтенә ихтирам тәрбияләү юнәлешендә мәктәп коллективы бик зур эш алып бара.
К списку новостей














