Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru, fomkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 32 обучающихся / укучы |
У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Опубликовано: 27.05.2017Дөньяны үзгәртергә сәләтле кешеләр
Мәктәбебез укучылары Әһлиуллин Аяз һәм Гафурова Алия республика күләмендә оештырылган “Үз юлым – Своя строка” иҗади конкурс-лабораториясендә катнашып, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Халисә Ширмән остаханәләрен уңышлы тәмамлаулары турындагы таныклыкка ия булдылар. Бүләкләү тантанасын алып барган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Аязны игълан иткәндә “Тубылгытау халык язучысы” дип, Алияне “Ялкын” журналының классик язучысы” дип шаяртып та алды.
Бәйрәмне проектның төп оештыручыларыннан берсе булган “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин ачты. Ул әлеге бәйгенең тарихта беренче тапкыр шундый форматта уздырылуын билгеләп үтте. “Апрель башында икенче этабына старт бирелгән конкурс-лабораториядә укучылар ай буена, дүрт төркемгә бүленеп, язучы җитәкчеләре ярдәмендә проза әсәре язу серләрен өйрәнде, онлайн рәвештә остазлары белән аралашып торды, һәм һәркайсы хикәя язып тапшырды. Бәйгегә килгән утыз өч гаризаның утызы әлеге юлны батырларча уза алды. Бу - укучылар өчен бик кирәкле тәҗрибә туплау, матур истәлек, хатирә булды”,- диде И.Фазуллин. Бәйрәмдә катнашкан һәр остаз яшь язучыларының уңышлары турында сөйләде, киңәшләр бирде, бүләкләр тапшырды.
Аннары сүзне конкурс-лабораториянең оештыручы булган ТР Язучылар берлеге әгъзалары алды. Казыйлар шурасы рәисе - Тукай премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова проектның географиясен киңәйтергә, нигезләмәсенә үзгәртүләр кертергә тәкъдим итте. Катнашучыларга нинди генә һөнәрне сайласалар да, каләмне ташламаска дип киңәш бирде. Айгөл Әхмәтгалиева балаларның хыяллана белүләренә сөенгәнлеген әйтте. Әти-әниләргә, укытучыларга балаларны табигать белән ешрак аралаштырырга мөмкинлек табарга кушты. Лаборатория барышында очраган кимчелекләр белән таныштырды. Язучы остаханәсендә катнашкан һәр балага китабын бүләк итте. Шагыйрә Халисә Ширмән дә үз төркемендә бик сәләтле укучылар эшләгәнен хәбәр итте. “Сез – дөньяны үзгәртергә сәләтле кешеләр”, - диде ул яшьләргә һәм укучыларга әлеге лабораториядә катнашырга юнәлеш биргән түзем, тырыш укытучыларга да бик рәхмәтле булуын белдерде. Рус телендә язучылар төркеме җитәкчесе – “Идел” журналы редакциясе корректоры Альбина Гомәрова әлеге кичәдә катнаша алмады, әмма ул бик кызыклы һәм файдалы видеомөрәҗәгать җибәргән булып чыкты.
Проектның тагын бер оештыручысы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аның рәисе Тәбрис Яруллин алты җиңүчегә Финляндия татарларыннан акчалата премия өләште. Ул мондый конкурс, әйбәт проза татарга бик кирәк, алга таба да бу эшне дәвам итәргә дигән тәкъдимне хуплады. Оештыручы «Калеб» яшьләр җыеныннан Айгөл Абдрахманова эчкерсез елмаю белән барлык катнашучыларга да бүләкләрне ташып торды.
Бәйрәмне ябар алдыннан, остаханәдә катнашкан укучылар һәм аларның укытучылары лабораторияне оештыручыларга һәм кирәк чакта киңәш белән ярдәм иткән, җитешсезлекләрне күзгә карап әйткән язучы-остазларга рәхмәт әйттеләр. Телебезне еракка танытырга, прозаны үстерергә ярдәм итәчәк әлеге проект дәвамлы булсын иде дип сорадылар. Әйе, мондый проектны барыбыз да хуплыйбыз. Ул укучыларга гына түгел, безгә, укытучыларга да бик файдалы булды.
Гөлүсә Әһлиуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей