Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Варислар сафына кабул итү сборы.
Опубликовано: 28.09.201215 нче сентябрь көнне бишенче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү сборы үткәрелде. Анда 2, 3, 4, 5,6 нче сыйныф укучылары катнашты. Иртүк мәктәпкә йөгердем, Нигә соңга калырга? Бүген безнең бишенчене Алалар варисларга,-дип башланып китте безнең сборыбыз. Сбор барышында кемнәр алар варислар, чын варис нинди булырга тиешлеге турында педагог - организатор Физалия апабыз сөйләде. Варислар үз республикасына булышучы, аның лаеклы гражданины булырга тырышучы, дөреслек, халык өчен кыю көрәшүче уку-чы. Шулай ук варис тугърылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый. Шуның өстенә варис күп белергә, табигатьне, туган ягының мәдәниятын сакларга тиеш. Шулай ук укучылар бу уку елы дәвамында үзләренең олылар-га булышулары, шәфкатьле гамәлләре турында да сөйләп уздылар. Иң дулкынландыргыч мизгел тантаналы вәгъдә бирү вакыты булды. Аларның изге антын гел хәтерләтеп торыр өчен варисларның билгесе булган галстуклар тактык.Кызыклы уеннар уйнадык. Бүгеннән сез – яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә “килеп җиткәнче” сезгә әле бик күп тырышырга, күп эш башка-рырга кирәк булачак. Яшь варислар башкара алмый торган эш булмас -, дип тәмамланды безнең сборыбыз.
К списку новостей














