Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru, fomkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 32 обучающихся / укучы |
У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Дәүсоветта кунакта
Опубликовано: 25.04.2017Яраткан журналыбыз «Ялкын»ның “Яңа буын” балалар редколлегиясенә республикабызның иҗат белән шөгыльләнүче, китап сөюче укучылары керә. Әлеге төркемдә безнең мәктәпнең дүрт укучысы бар: Аяз Аглиуллин, Алия Гафурова, Ләйсән Шарапова һәм мин. Төркемдәгеләр үзара аралашабыз, һәркемгә идеяләрен тәкъдим итәргә, сорауларга җавап алырга мөмкинлек тудырылган.
19 нчы апрель көнне башкалага барырга мөмкинлек тапкан безнең редколлегия вәкилләре һәм “Лидерлар мәктәбе” катнашучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән Дәүләт Советы бинасында очрашуда булып кайттык. Мондый форматтагы чара беренче тапкыр моннан 20 ел элек нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашудан башланган булган икән. Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты.
Без Парламент үзәге буенча экскурсиядә булдык, парламент музее, утырыш залларын карадык һәм парламент журналистлары өчен булдырылган шартлар белән таныштык.
Очрашуны “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин башлап җибәрде, партламент җитәкчесенә 20 ел элек узган очрашудан фото, “Ялкын” журналының 1997 нче елгы декабрь саны һәм балалар редколлегиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Элек минем боларның барысын телевизор экраныннан гына күргән булды. Ә ул көнне безнең һәркайсыбызга үз өстәлен әзерләп куйганнар, әйтерсең без үзебез – депутатлар! Минем исем-фамилиям кечкенә бейджикта түгел, өстәл өстендәге язуда әллә кайдан күренеп тора! Искиткеч тәэсирләнеп кайттым мин ул очрашудан.
Фәрит Хәйрулла улы зур кеше булса да, гади, бик итәгатьле икән. Аның белән сәгатьләр буе хоккей турында да, сәясәт турында да сөйләшеп була, тавышын тыңлап туймассың. Очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисе безнең сорауларга бик теләп җавап бирде. Иптәшләрем уңыш сере, сәясәт турында кызыксындылар. Фәрит Хәйрулла улының яраткан ризыгы, ял сәгатьләрен ничек уздыруы турында да белдек. Мин аңа: "Сезнен фикерегезчә, хәзер мәктәпләрдә нинди фәннәр житми яки артык?"- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. "Хезмәт дәресләрен күбрәк укытсалар, яхшы булыр иде, чөнки бала тормыш итәргә өйрәнергә тиеш. Шулай ук физкультура дәресендә укучылар ешрак чаңгыда шусыннар,"- дип тәкъдим итте ул. Әйе, хак сүзләр. Юкка гына халкыбыз да: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” һәм Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” димәгән бит.
Кыскасы, очрашу бик күңелле узды. Шундый файдалы, күңелле очрашу оештырганы өчен "Ялкын"ыма аеруча олы рәхмәт.
Нямаева Алинә, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
К списку новостей