муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 14 "Сказка" общеразвивающего вида" г.Нурлат Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре «Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 14 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат, ул. Советская, дом 185а |
| Телефон: | +7(843)-452-81-66 |
| E-Mail: | Ds14.nurlat@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №14 «Сказка» |
| Руководитель: | Газизова Чечек Зайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 174 ребенка/бала |
| У нас учат: | 25 педагога/педагог |
Новости детского сада
Тукай-2017г.
Опубликовано: 27.04.2017
26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. 14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячеләре: Рәхимова Рәсимә Гасым кызы, Салахова Гүзәлия Минусман кызы, Зарифуллина Ләйсән Җәмил кызы, Гатина Гөлүсә Фәрит кызы, Хаметова Фаилә Вагыйз кызы бергәләшеп “Без- Тукайлы халык” дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарада 3 нче номерлы уртанчылар һәм төрле төркемгә йөрүче балалар актив катнаштылар. Бәйрәмдә яраткан шагыйребез Г. Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә” әсәрләре сәхнәләштерелде. Бәйрәмгә су анасы, малай, әни, Шүрәле дә кунакка килде. Бәйрәм җыр – бию белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар өлкәннәр белән бергәләшеп “Туган тел” җырын җырладылар. Г. Тукайның шигырләренә нигезләнеп татарчага тәрҗемә ителгән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк” мультфильмнары күрсәтелде. Иң күренекле татар шагыйребезне искә алу балаларның күңелендә тирән өз калдырды. Балалар Г.Тукайның әкиятләрен яраталар, онытмыйлар. Киләчәктә дә яшь буынны шагыйрьләребез әсәрләре аша тәрбияләү дәвам итәр дип ышанып калабыз.
К списку новостей














