муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 14 "Сказка" общеразвивающего вида" г.Нурлат Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре «Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 14 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат, ул. Советская, дом 185а |
| Телефон: | +7(843)-452-81-66 |
| E-Mail: | Ds14.nurlat@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №14 «Сказка» |
| Руководитель: | Газизова Чечек Зайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 174 ребенка/бала |
| У нас учат: | 25 педагога/педагог |
Новости детского сада
Нәүрүз-2017
Опубликовано: 21.03.2017Нәүрүз – төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме ул. Безнең әби-бабаларыбыз аны көн белән төн тигезләшкән вакытта, ягъни 21-22 нче марта, билгеләп үткәннәр.
14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы да бу бәйрәмнән читтә калмады, шуңа күрә дә 21 нче март көнне татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәхимова Рәсимә Гасыйм кызы җитәкчелегендә “Нәүрүз” бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмгә төрле геройлар – аю, куян, бүре, урман хуҗасы, Айгөл, әби, Нәүрүзбикә, Кыш Бабай, карга, кояш кунак булып килгәннәр. Балаларга бу әкият формасында үткәрелгән бәйрәм бик тә ошады. Чарада төрле яшьтәге татар төркеме төркем, 3 нче номерлы татар төркеме, 1 нче һәм 2 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде. Күңел ачу чарасы җыр, биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикәнең үзара көч сынашулары балаларда ярдәмләшү сыйфатларын уятты. Алар Кыш Бабайны да кызгандылар, шул ук вакытта яз кызы Нәүрүзбикәгә дә кайнар алкышлар белән көч биреп тордылар. Әбинең килеп балаларга күчтәнәч -конфет эләшүе балаларга бигрәк тә ошады.
Шундый милли татар бәйрәмнәре уздыру гореф – гадәтләрне барлау өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә дә мондый күңел ачу чаралары ешрак уздырылыр дигән теләктә калабыз.
Фоторепортаж:
Нәүрүз-2017г.














