муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 14 "Сказка" общеразвивающего вида" г.Нурлат Республики Татарстан./Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре «Балаларны һәрьяклап үстерү төрендәге 14 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат, ул. Советская, дом 185а |
| Телефон: | +7(843)-452-81-66 |
| E-Mail: | Ds14.nurlat@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №14 «Сказка» |
| Руководитель: | Газизова Чечек Зайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 174 ребенка/бала |
| У нас учат: | 25 педагога/педагог |
Новости детского сада
“Әбием сандыгы”
Опубликовано: 30.11.2016
30 нчы ноябрь көнне “Әкият” балалар бакчасында “Әбием сандыгы” дигән чара үткәрелде. Бәйрәмдә уртанчы, зур һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Чарада әби балаларны татар халкының милли киемнәре: түбәтәй, калфак, алъяпкыч, сөлгеләр, чиккән мендәрләр, читек белән таныштырды. Балалар бергәләшеп “Түбәтәй”, “Матур уен”, “Зәңгәр чәчәк” уеннарын уйнадылар. Әбигә багышлап җырлар, шигырьләр сөйләнде. Әби балаларны тапкырлыкта сынап карды, аларга табышмаклар әйтте. Килгән кунакларга театр түгәрәгенә йөрүче балалар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Шундый чаралар үткәрү, сабыйлар күңелендә милли йолаларга, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү өчен бик мөһим . Киләчәктә шундый милли бәйрәмнәр тагын да ешрак үткәрелер дигән теләктә калабыз
Фоторепортаж:
“Әбием сандыгы”-2016г.














