Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Ерыклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 16 |
Новости
Татар теле укытучыларының зона семинары
Опубликовано: 11.11.2011Семинарда бүгенге укучыга яңа алымнар , яңача укыту технологияләре белән ничек белем һәм тәрбия биререгә мөмкинлеге турында бик күп фикер алышынды. Һәр укытучы үзенең фикерен , еллар буена тупланган тәҗрибәсен мастер – класс ысулы белән күрсәтте. Бу - семинарның төп эше булды. Укытучылар инновацион методлар системасын күзаллады. Тәкъдим ителгән идеяләр бик тә актуаль һәм яңа булды. Бүгенге укучы мөстәкыйль булса , тормышта туган проблемларны чишә алса, танып – белү осталыгы булса - киләчәктә югалмас. Семинардагы үзара хезмәттәшлек әнә шуларны уртаклашуга корылды.
Мастер класслар заманча технологияләргә нигезләнеп, белем алуга омтылыш тудырырлык , оста һәм нәтиҗәле итеп күрсәтелде. Моның белән һәр укытучы үзенең мөгаллимгә тиеш булган мәгълүматны белүен, мөгаллимлек итүгә кодрәт – куәте булырга тиешлеген раслады.
Һәр районның, һәр мәктәпнең үзенең тәҗрибәсе, үзенең дәрәҗәсе. Безгә килгән кунакларның да бу турыда онытмаулары күренде. Әзерлекле, белемле, бик тә аралашучан, методиканы яхшы белүче, оста, тәҗрибәле укытучылар кабул итте Зирекле лицее. Үз чиратыбызда без дә сынатмадык. Лицейдагы укыту – тәрбия эше, , интерактив тактада эшләү алымнары , инновацион технологияләрне куллану ысуллары. мөстәкыйль тормышта туган төрле ситуацияләрдән чыгу, көн адагына суккан проблемаларны чишү юллары күрсәтелде.
К списку новостей







