Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Ерыклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Соревнование по шахматам. 16.02.2014

Ученик 10 класса Гайфутдинов Анас занял 2 место в районном соревновании по шахматам среди школ района, организованного Шахматной Федерацией. Следует отметить высокую организацию соревнований и активное участие учащихся. Для всех участников был организован стол с угощениями. Поздравляем!
-
"Ягез әле,егетләр!" 16.02.2014

9-11нче сыйныф егетләре төрле спорт ярышлары буенча үзара көч сынаштылар.Төз ату,автоматны сүтеп җыю,противогаз кию буенча ярышларда шәхси беренчелекне алган укучыларны Әфганчы Марат Хамәтзакир улы котлады һәм грамоталар тапшырды.
-
Һөнәри юнәлештә эш. 16.02.2014

Дәрестән тыш вакытларда укучылар төрле оешмаларга экскурсиягә баралар,төрле һөнәр ияләре белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр.
-
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел. 14.02.2014

Лицейда үткәрелгән чарага Әфганстан территориясендә хезмәт иткән сугышчы-интернационалистлар Наил Нурулла улы, Марат Хәмәтзакир улы һәм авылыбызның барлык учреждение җитәкчеләре дә чакырылган иде.Очрашу вакытында укучылар Әфганстан җирендә барган вакыйгалар белән таныштырдылар,бу канлы бәрелешләрдә катнашкан авылдашларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Авыл җирлеге башлыгы Җәлил Габдрәшит улы район башлыгы Вячаслав Козловның сугышчы - интернационалистларга котлавын җиткерде.
Наил Нурулла улы белән Марат Хәмәтзакир улы бу очрашуга буш кул белән килмәгәннәр,алар лицей укучыларына 2 пневматик автомат бүләк иттеләр.
-
Барыбыз да ярышка! 11.02.2014

Шушы өндәмә астында укучылар һәм укытучылар коллективы авыл күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышына чыктылар.
Кызлар арасында беренчелекне алучылар: Гаффарова И (4 кл.),Габутдинова К(5 кл.),Шакирова З(8 кл.).
Егетләр арасында:Тагиров И (4 кл.),Зарипов М (6 кл.),Гайфутдинов Ә (10 кл.).
Җиңүчеләргә грамоталар һәм баллы бүләкләр тапшырылды.
-
"Урманнарны саклыйк" акциясе төгәлләнде! 11.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә үткәрелгән акциягә йомгак ясалды.Укучылар көче белән барысы 1125 кг кәгазь җыеп тапшырылды. 1урынны 1 нче сыйныф укучысы Шакиров Зиннур (225 кг) алды,2 нче урында 8 нче сыйныф укучысы Тушнинский А (195 кг.), 3 урынны 4 нче сыйныф укучысы Гаффарова Илизә яулады.Лицей администрациясе җиңүчеләрне котлап бүләкләр тапшырды.
-
Лицейда - кышкы Олимпия уеннары. 10.02.2014

10нчы февраль көнне лицейда спорт айлыгының ачылу тантанасы үткәрелде.Кышкы Олимпияда уеннарының утын 11 нче сыйныф укучысы Вәлиева Илмира кабызды, ә инде байрагын кызлар волейбол командасы җиңүчеләре күтәрде. Һәркөнне укучылар өчен төрле спорт ярышлары уздырылачак,җиңүчеләргә медальләр тапшырылачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел һәрбер сыйныф фигуралы шуу ярышында да көчләрен сынап караячаклар.Ай ахырында "Спортны иң сөюче сыйныф" билгеләнәчәк.
-
Башлангыч сыйныфларда математика атналыгы. 05.02.2014

Математика атналыгы кысаларында укучылар өчен төрле бәйгеләр,викториналар үткәрү,ребуслар чишү каралган.Атналык "Кызыклы математика иленә сәяхәт" исемле сыйныфтан тыш чара белән тәмамланырга планлаштырылган.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу 28.01.2014

Ел саен лицей укучылары авылыбызның иң олы сугыш ветераны Лотфуллин Нурулла Гариф улы белән очрашып, хәлләрен белешеп, кирәк вакытта аңа ярдәм дә итеп торалар. Очрашу вакытында укучылар Нурулла Гариф улының сугыш турында сөйләгән истәлекләрен яратып тыңлыйлар,үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр
-
Әлифба бәйрәме 28.01.2014

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
27 нче гыйнвар көнне лицейда 1нче сыйныф укучылары өчен Әлифба китабы белән саубуллашу иртәсе уздырылды. Нәни укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән корабльдә Белем иленә сәяхәт иттеләр, юлларында очраган төрле киртәләрне җиңә-җиңә, катлаулы биремнәрне чишә-чишә, беренчеләр Белем иленең яңа баскычына күтәрелделәр. Аларны зур җиңүләре белән котларга дип әти - әниләре, дуслары да килгәннәр. Башлангыч сыйныф укучылары нәни дусларына үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар,концерт номерлары бүләк иттеләр. Бәйрәм һәркемнең күңелендә бары тик матур,якты хәтирәләр,кабатланмас мизгелләр генә калдырды.







