• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МУ «Отдел образования исполнительного комитета Новошешминского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423190, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Новошешминск, ул. Советская, д. 80
Телефон: +7(843)-482-27-02
E-Mail: Obr.Nsm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МУ «Отдел образования исполнительного комитета Новошешминского муниципального района РТ»
Руководитель: Шарапова Гузель Исламгалиевна
У нас учатся: 1265 школьников и 483 дошкольников
У нас учат: 264 педагогических работников

Новости отдела образования

"Без - Тукай оныклары"

Опубликовано: 23.04.2026

Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендәге иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк.

          23 апрель көнне Зирекледә “Без Тукай оныклары” исемле районкүләм шигырь бәйрәме узды. Быел бу бәйрәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иде.
          Бирегә районның төрле мәктәпләреннән 1-9 сыйныф укучылары җыелды. Алар мәгариф бүлеге үткәргән шигырь конкурсының сайлап алу этабын үткән  катнашучылар – җиңүчеләр.

          Бәйрәм сценарийын Зирекле лицее укытучысы Резидә Мавлемзяновна Газыймова әзерләде. Ул бөек шагыйребезнең тормыш юлын эчтәлекле хикәя итеп, балаларның чыгышларын да бердәм бер сюжетка бәйләп, чараны бик матур алып барды.
          Бәйрәмдә районыбызда эшләп килүче «Бөреләр» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигырь сөючеләр, БТК бүлеге җитәкчесе А. Хәмәтвәлиев, мәгариф бүлеге методисты Фатхутдинова И.Р., Зирекле музее директоры Л. Лотфуллина, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррир урынбасары, шагыйрә Лилия Фәттахова катнашты.
         
Мидхәт Газыймов исемендәге музей исә барлык укучыларны да Тукайга багышланган күргәзмә һәм уникаль экспонатлары белән каршы алды.

            Шигырь бәйрәме ГабдуллаТукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
          Бөек Тукаебызның
шигырьләре безне берләштерә, милләтебездәге матур традицияләрне сакларга ярдәм итә.



К списку новостей