муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
1 нче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү башлана 15.01.2020

-
Исәнме, Яңа 2020 ел! 26.12.2019

Иске елның яңа кары
Йомшак итеп сала юл.
Бөтен яхшылыгың белән,
Хуш киләсең, Яңа ел!
-
"Татар малае -2019" бәйгесе
18.12.2019
Район күләмендә " Татар малае -2019 " бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Хасанов Фирдүс тә катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясап " Иң мөлаем малай " номинациясендә җиңү яулады.
-
Конкурсларда катнашабыз 04.12.2019

Республика күләмендә үтүче "Ель"("Чыршы") конкурсына безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар.Укучылар кулы белән ясалган чыршы уенчыклары жюрига җибәрелде.Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Балалар белән ябыштыру шөгеле үткәрелде.
25.11.2019
максат. Балалар белән төсләр сайлап композиция уйлап, катлаулы булмаган сюжет төзү. Кисеп ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Яңа елны бәйрәм иткәндә , гомуми шатлык халәтен тоярга өйрәтү.
-
"Иң якты кояшым син, әнием! "
25.11.2019
Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләребез –җир йөзендә иң газиз кешеләр. Без аларны һәрвакыт яратырга, җылы сүзләр әйтергә, күбрәк булышырга тиеш.
Шушы бәйрәм уңаеннан, без аларны мәктәпкә кунакка чакырдык . Әниләребезне хөрмәтләп балалар шигырьләр сөйләделәр ,җырлар җырладылар,үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.
Көнгә ничә тапкыр “әни”дибез,
Рәхәт тә соң”әни”диюләр.
Сезгә бездән кадер һәм хөрмәт
Күңелләрдә сезгә тик изге теләк.
-
Әлмәт язучылары белән очрашу
22.11.2019
Бүген безнең авыл мәдәният йортында Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрә Минзифа Әхмәтшина һәм Әлмәт районы "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сабирова белән очрашу булды.Шагыйрәләр үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар,шигырьләрен укыдылар.Укучылар белән бик җылы әңгәмә үткәрделәр,балалар белән төрле уеннар уйнадылар.Очрашу бик күңелле узды.
-
"Хезмәт төбе-хөрмәт"
17.11.2019
Бу кичә эшче һөнәрләр елына багышлап үткәрелде.Бәйрәмгә татар авылларыннан озак еллар үз һөнәрләре буенча эшләгән хезмәт батырлары җыелган иде.Алар үзләренең эшләре ,тормыш юллары белән таныштырдылар,яшьлекләрен-күңелле хәтирәләрне искә төшерделәр. Яшь буынга төпле киңәшләрен бирделәр,җылы теләкләрен җиткерделәр.
-
"Көзге каникуллар" башланды 30.10.2019

Бүген укучыларның көзге каникуллары башланды. Ул 6 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Каникуллар ул,әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак.Шушы ял вакыты тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен дисәк,юлда йөрү кагыйдәләрен ,елга буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Мәктәптә уздырылган ата-аналар җыелышында куркынычсызлык кагыйдәләре ата-аналарга да, балаларга да бик җентекләп аңлатылды,инструктаж журналларына куллар куйдырылды.
Каникулларыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
-
семинар"Көзге муллык
24.10.2019
Балалар бакчасында районның башлангыч мәктәп укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен катнаш төркем балалары белән ачык шөгыль күрсәттек. Темасы: "Көзге муллык". Максат: балаларны көзге ел фасылы, табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрен камилләштерү. Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү, мәхәббәт тәрбияләү.







