МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420126, г.Казань, ул.Четаева, д. 3А |
| Телефон: | +7(843)-556-08-62 |
| E-Mail: | 405.Dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №405" |
| Руководитель: | Гаязова Дания Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 138 детей |
| У нас учат: | 11 |
МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Әниләрне яратыйк 27.11.2022

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
-
Әниләргә бүләккә 27.11.2022

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә " Көзге әкият" 04.11.2022

Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә.
Алтын яфраклар очалар,
Безнең башларга тиеп
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтырбыз диеп.
Җырладык та ,биедек тә,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Матур гына уйнап алдык,
-
Зурлар төркемендә " Сөмбеләдә кунакта" бәйрәме 03.11.2022

Шатлыклар -куңелебездә
Ал кояш-кугебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Алтын Көз килде безгә!
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
-
Кечкенәләр төркемендә " Яфрак бәйрәме" 02.11.2022

Әйе, бүген Көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр...
-
Уртанчылар төркемендә " Көзге маҗара" кичәсе 02.11.2022

Көз көннәре килеп җитте
Хушлашабыз җәй белән
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Җилдә назланып оча
Алтын,сары яфраклар.
Сокланмый мәмкин тугел,
Бигрәк матур шул чаклар.
-
Кечкенәләр төркемендә "Алтын яфрак " бәйрәме 01.11.2022

Алтын көзнең сары яфраклары
Энҗе булып җиргә яуганда.
Бакчабызның ишекләрен ачып,
Килеп керде гузәл Сөмбелә!
Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән.
-
Неделя открытых дверей в подготовительной группе 28.10.2022

-
Неделя открытых дверей в средней группе 27.10.2022

-
Неделя открытых дверей в старшей группе 27.10.2022








