Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Адоратского, д. 36А |
| Телефон: | +7(843)-521-87-88;+7(843)-522-55-88 |
| E-Mail: | G13.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №13" |
| Руководитель: | Галлямутдинова Лейсан Гарифзяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 411 учащихся, из них 29 иностранных граждан |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Туган тел көне / День родного языка 26.04.2022

Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне – Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган тел көнендә гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Укучылар сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләшетереп күрсәттеләр, җырлар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
День Родного языка в гимназии учащиеся начальных классов отметили литературно-музыкальным мероприятием, посвященным творчеству Г. Тукая.
-
Тукай эзләре буйлап / По следам Тукая 25.04.2022

Шагыйрьнең туган көнендә укучылар өчен “Тукай эзләре буйлап” дигән видео-экспозиция оештырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән бәйле белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар белделәр.
В день рождения поэта для учеников была организована видео-экспозиция «По следам Тукая».
-
Шагыйрь белән очрашу / Встреча с поэтом 25.04.2022

26 нчы апрель көнне Г. Тукайның туган көне уңаеннан гимназиядә чын шигырь бәйрәме – шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу булды. Укучылар Рифат Сәлахның шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрьгә төрле кызыклы сораулар бирделәр. Ә Рифат Сәлах Тукайга багышланган, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, иң актив катнашкан укучыларга үзенең китапларын бүләк итте. Әлеге кызыклы һәм эчтәлекле очрашу барыбызның да күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
26 апреля в гимназии состоялся настоящий праздник поэзии – встреча с поэтом Рифатом Салахом.
-
Субботник 23.04.2022

23 апреля в территории нашей гимназии прошел субботник!
23нче апрель көнне гимназия яны территориясе чистартылды!
-
Тукайга багышланган рәсемнәр күргәзмәсе 23.04.2022

Тукайга багышланган рәсемнәр күргәзмәсе / Выставка рисунков, посвященная Тукаю
Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан гимназиядә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Укучылар шагыйрьнең яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
Ко дню рождения великого татарского поэта Г. Тукая в гимназии была организована выставка рисунков по его произведениям.
-
Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында 22.04.2022

22 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Садриева Х. Г. белән Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шагыйрь мәхәббәте” исемле опера карап кайттылар. Әлеге эчтәлекле сәхнә әсәре укучыларга бик ошады.
22 апреля ученики 9 класса вместе с классным руководителем Садриевой Х. Г. посетили Татарский академический государственный театр оперы и балета имени М. Джалиля. Ребята посмотрели оперу “Любовь поэта”. Ученики были в восторге от этой постановки.
-
Сәләткә нур булган йолдызлар 22.04.2022

“Сәләткә нур булган йолдызлар” конкурсы нәтиҗәләре / Итоги конкурса “Сәләткә нур булган йолдызлар”
22 нче апрель көнне “Сәләт” йортында Флүс Латыйфи исемендәге XI “Сәләткә нур булган йолдызлар” республикакүләм ачык әдәби конкурсын йомгаклау тантанасы узды. Гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Кашапова Динә (җитәкчесе – Шәгәрәева Алинә Ильсуровна) “Чәчмә әсәр” номинациясендә II урынга лаек булды.
22 апреля в доме “Сәләт” объявили итоги республиканского конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар». Ученица 9 класса Кашапова Дина заняла II место в номинации «Проза».
-
Экскурсия в музей "Пожарной охраны" 22.04.2022

Янгын сагы музеена экскурсия.
Бүген 1А сыйныф укучылары "Янгын сагы" музеенда булдылар. Алар Татарстанның янгын сагы тарихы, заманча янгын сүндерү техникасы белән таныштылар. Пожар вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклек турында өстәмә мәгълүмат алдылар.
Сегодня учащиеся 1А класса посетили музей "Пожарной охраны". Они ознакомились с историей пожарной охраны Республики Татарстан, эволюцией пожарной техники, боевой работой подразделений пожарной охраны в различные периоды, основами пожарной автоматики, ее необходимостью, полезностью, направлениями мероприятий профилактики, практическими действиями при возникновении пожара.
-
Г.Тукай музеена экскурсия 21.04.2022

Апрель ае - Тукай ае. Шул сәбәпле, аның иҗаты, тормыш юлы турында күбрәк белү өчен 1А сыйныф укучылары Г. Тукай музеена экскурсиягә бардылар.
-
Нельзя забыть! 19.04.2022

19 апреля 2022 года - День единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны.
В рамках данного мероприятия в 4 а классе был проведен классный час «Нельзя забыть!»













