Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Адоратского, д. 36А |
| Телефон: | +7(843)-521-87-88;+7(843)-522-55-88 |
| E-Mail: | G13.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №13" |
| Руководитель: | Галлямутдинова Лейсан Гарифзяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 411 учащихся, из них 29 иностранных граждан |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Добрая Казань 15.05.2018

-
Классный час на тему "Дерево добра" 15.05.2018

В 1а классе проведен классный час на тему:"Дерево Добра". В ходе классного часа учащиеся вместе с учителем размышляли о важнейшей нравственной ценности: добре и уважении. В конце классного часа каждая пара создало свое дерево. На листочках дерева написали положительные качества доброго человека.
1а сыйныфында «Игелекләр агачы» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында укучылар игелеклелек һәм хөрмәт турында фикер алыштылар. Сыйныф сәгате ахырында укучылар үз парлары белән агач ясадылар. Яфракларга игелекле кешенең уңай якларын белдергән сүзләр яздылар.
-
Игелеклелек дәресләре 14.05.2018

14 нче май көнне сыйныф сәгатендә 2 нче сыйныф укучылары белән “Тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән”“дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар “Нәрсә ул игелеклелек?”дигән сорауга җавап эзләделәр. Тормыш явызлыклардан, начарлыклардан башка гына торган очракта үзеңә дә , башкаларга да яхшы булачагына төшенделәр алар.
На классном часу с учениками 2 класса Х.З.Якупова провела беседу на тему “Жизнь дана на добрые дела”. Дети искали ответ на вопрос “Что такое доброта?” . Они убедились в том, что зло только мешает в жизни, и счастлив тот, кто успел сделать много добрых дел.
-
9 нчы Май – Җиңү бәйрәме 09.05.2018

Бу көн илебезнең барлык халыклары өчен зур бәйрәм! Татарстаныбыз башкаласы Казанда Җиңү бәйрәменә багышлап бик күп мероприятиеләр уздырылды.
Анда безнең гимназиябез укучылары да актив катнашты. 2 нче сыйныф укучыларыэти-әниләре белән Җиңү паркында булдылар. Бөек Ватан сугышында башын салган солдатларны искә алдылар
По традиции в День Победы по всей Казани прошли десятки торжественных мероприятий. В парке Победы ученики 2 класса со своими родителями возложили цветы, почтили память павших в Великой Отечественной войне.
-
«Үлемсез полк» акциясе 09.05.2018

9 нчы май көнне шәһәр үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган «Үлемсез полк» акциясендә безнең гимназия укучылары һәм укытучылары да катнашты. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының портретларын күтәргән 163 мең кешелек колонна составында, Карл Маркс урамыннан башлап, Лобачевский, Кремль урамнары аша Ярминкә мәйданына таба атлаган һәрберебезнең күңелендә горурлык хисе ташый, йөзләребезне шатлык елмаюы бизи иде.
-
День Победы 09.05.2018

Сегодня, в день празднования 73-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне, в парке Победы состоялась выставка «Музей в чемодане». Наша гимназия приняла в этом участие. Посетители парка, дети с большим интересом рассматривали представленные нами макеты, письма, справки, личные вещи.
-
Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы линейка 08.05.2018

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген безнең гимназиядә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Линейкада сугыш турында шигырьләр сөйләнде, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Соңыннан, күмәкләшеп, “Җиңү көне” җыры башкарылды. Линейканы әзерләгән 10 нчы сыйныф укучылары, үзләренең чыгышлары белән, халкыбызның үлемсез батырлыгы турында хәтерләргә һәм горурланып яшәргә кирәклеген тагын бер кат искәртеп үтте.
-
Язгы өмә 05.05.2018

5 нче май көнне шәһәркүләм язгы өмәдә безнең гимназия коллективы да актив катнашты. Укучылар һәм укытучылар гимназия территориясен җыештыруга зур көч куйды. Тырышып эшләгәннең нәтиҗәсе дә күңелле: гимназия тирәсе чистарып, ямьләнеп китте.
-
Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме 27.04.2018

Яз саен Тукай туган көндә Казанның Ирек мәйданында – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме үткәрелә. Безнең укучылар да, 26 нчы апрель көнне элеге бәйрәмдә булып кайтты.
-
26- апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2018

26- апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, туган тел көне. Күп еллардан бирле матур традициягә әйләнгән шигырь бәйрәме безнең гимназиябездә дә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә тантаналы төстә үтте. Кичәне Якупова Х.З.әзерләде.
26- апреля день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Сегодня в гимназии прошло литературно- музыкальное мероприятие «Тукай в наших сердцах».













