Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
| Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
| E-Mail: | s146.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
| Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1514 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 68 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫЛАРЫ СЕМИНАРЫ
Опубликовано: 13.03.2019
Укытучы халкы гомер буе гыйлем эзли. 12 нче мартта «ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының укучыларда метапредмет осталыкны үстерү күнекмәләрен формалаштыру” темасына КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә курслар үтүче туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары безнең 146 нчы мәктәптә стажировкада булып киттеләр. Диләрә Салиховнаның тирән эчтәлекле, мавыктыргыч чыгышын тыңлап хозурландылар. Заманча технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр бик файдалы һәм кызыклы булды. Талантлы балалар белән эшләүче сәнгать студияләренең һәм “Сәхнә” театр түгәрәгенең иҗади презентацияләре кунакларны куандырды.
Стажировка программасын һәрбер мөгаллимнең теләк-ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп төзергә тырыштык. Һәрбер яңалыкны бик теләп уртаклашырга омтылдык. Әйе, телебез язмышы өчен бергәләп алыну, бер-береңдәге алдынгы тәҗрибәне уртак хәзинә итү кирәк.
К списку новостей


















