Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
| Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
| E-Mail: | s146.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
| Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1514 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 68 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
Татар теле- минем туган телем !
Опубликовано: 22.02.2019
Мәктәптә бәйрәм бүген
Бәйрәмнең дә ниндие!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең туган тел көне.
2019 елның 21 нче февралендә “Татар теле – минем туган телем” дип аталган “Кичке уен” тамашасы, җырлы-биюле кичә елдагыча гөрләп узды. Татар теле укытучылары башкаруында “ Туган телем” җыры укучыларда татар телен яратырга, хөрмәт итәргә һәм әби-бабай, әти-әни теле буларак өйрәнергә этәргеч булды. Залда утыручы яшь буын аларны алкышлар белән каршы алды. 7в, 9б класс укучылары сәхнәдә оста итеп уйнаулары белән тамашачыларны таң калдырды. “Вдохновение” конкурсында I дәрәҗә дипломга лаек булган 4в класс укучылары исә чын талант ияләре - оста биючеләр булуларын тагын бер тапкыр акладылар. Без алар белән горурланабыз!
Җырлап яши белү - бәхеттер ул, мөгаен. Җыр - кызларыбыз һәм егетләребезнең юлдашыдыр, ахрысы. Аларның моңлы тавышлары белән башкарылган тирән эчтәлекле җырлары безне дулкынландырды, ә кайбер дәртле җырлары биергә тартты.
Матур сүзне матур сүзгә
Сөйләдек бәйләп кенә.
Әйләнсен һәр көнебез
Туган көн бәйрәменә.
К списку новостей


















