Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
| Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
| E-Mail: | s146.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
| Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1452 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 68 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
Опубликовано: 26.10.2018
146 нчы мәктәп һәм бу мәктәптәге татар теле дәресләре турында Республиканың төрле төбәкләреннән килгән кунак-укытучыларның бәяләмәләре (отзывы)
С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятеннән Рәсимә Фарутдиновна Нуруллина: “Балаларның дәрестә фикер йөртә белүләре, сыйныфтан тыш эшнең оештырылуы, “Эшлекле иртәнге аш” проекты бик ошады. Гомумән, мәктәптә балаларның бар яктан да формалашуына бөтен шартлар да тудырылган”.
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатыннан Галимова Гөлнара Хазиповна: “Безне шундый сихри дөньяга алып керделәр. Җыла, гади атмосферада кабул итеп, күңелләребездә онытылмаслык эз калдырдылар. Мәктәп коллективына, җитәкчегезгә, безгә дәрес күрсәтүче иҗади укытучыларга, итагатьле укучыларга бик зур рәхмәт”.
Буа районының Боерган урта гомуми белем мәктәбеннән Әхмәтҗанова Равия Нотфулловна: “Бу мәктәптә бик күп яңалыклар күрдем. Сингапур структурасының элементларын бик уңышлы итеп кулланалар”.
Азнакайның 9 нчы мәктәбеннән Хәйретдинова Флера Мөгътәсимовна: “Мәктәп коллективы Сингапур методикасына өстенлек бирә. Максатлары ачык. Алга таба да шул юнәлештә эшләрен дәвам итеп, зур уңышларга ирешсеннәр иде.
Без караган һәрбер дәрес тиешле югарылыкта үтте. Укытучыларның укучылары белән даими эш алып барулары күренә.
Без мәктәптән үзебезгә күп нәрсәләр алдык. Дәресләр дә, дәрестән тыш чаралар да бары тик мактауга лаек. Алга таба да армый-талмый телебезне, мәдәниятыбызны үстерүдә уңышлар телим”.
Димтамактан Гараева Алсу Альбертовна: “146 нчы мәктәптә без бик күп яңалыклар, яңа алымнар күрдек. Мәктәп укытучылары Сингапур алымнарын бик отышлы һәм урынлы кулланалар. Гади мәктәпнең шундый дәрәҗәгә күтәрелүе, уңышларга ирешүе безне шаккатырды. Мондый уңышларга ирешүдә директорның һәм коллективның тырышлыгы күренеп тора. Мәктәп искиткеч, коллектив көчле. Рус мәктәбе булуына карамастан, балалар бик теләп татар телен өйрәнәләр. Бөтен уңышларга ирешү өчен директор тарафыннан бар уңайлыклар тудырылган”.
Казан шәһәре Совет районының 144 нче мәктәбеннән Николаева Клара Алексеевна: “Сезнең мәктәптә беренче тапкыр булдым. Өч көн дәвамында хыялымдагы мәктәпне күрү бәхетенә ирештем. Бүгенге тормыш шартларында югалып калмаслык һәм киләчәк тормышта үз белемнәрен файдалана алырлык балалар тәрбияләнә биредә. Тормыш дәресләренә әзерләүче педагогик коллектив көчле, конкурентлык сәләтенә ия”.
К списку новостей


















