Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
| Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
| E-Mail: | s146.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
| Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1452 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 68 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
Опубликовано: 06.04.2018Яңа Савин районындагы Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре»,«Рәсәйнең иң яхшы мәктәпләре» конкурсларында җиңүче “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 5 апрель көнне Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә укучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «ФДБС шартларында «Туган тел» фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру ” темасына семинары булып узды.
Семинарыбызның асыл максаты булып, интерактив форма эшчәнлеге аша рус телендә сөйләшүче балаларда татар телен өйрәнүгә мотивация булдыру торды. Кунакларыбызга сингапур структураларын кулланып, “Сәлам” Укыту-методик комплекты, В.Н.Мещерякова системасы буенча дәрес фрагментлары тәкъдим ителде. ФДБС шартларында талантлы балалар белән эшләүче сәнгать студияләренең иҗади эшчәнлеге, “Йолдызлар яңгыры” темасы астында сыйныфтан тыш чараларның төрле төрләре белән үрелеп алып барылды.
... Диляра Салиховна, Сезнең алда баш иябез. Сез – чын җитәкче!!! Мәктәбегезгә аяк атлауга, үзеңне туган йортыңа кергән кебек хис итәсең. Укытучылар бердәм, балалар тәрбияле. Мәктәп заман белән бергә атлый. Менә кайда икән ул иң яхшы мәктәп! Дәрестән тыш эшчәнлек югары дәрәҗәдә алып барыла. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сезгә!
К списку новостей


















