• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 "Ресурс"» Ново-Савиновского района г. Казани. Казан шәһәре Яңа Савин районы "146-нчы "Ресурйс" лицее" "муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а
Телефон: +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13
E-Mail: s146.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"»
Руководитель: Каримова Диляра Салиховна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 1452 учеников, из них иностранных граждан 6
У нас учат: 68 учителей, язык обучения: русский

Новости лицея №146

Опубликовано: 14.03.2018

Яңа Савин районындагы “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 13 нче март көнне  Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә укучы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  «ФДБС шартларында «Туган тел» (Татар теле) фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру ” темасына семинары булып узды. Алар ФДБС таләпләренә туры килгән заманча технологияләр кулланылган  дәрес фрагментлары һәм  талантлы балалар белән эшләүче сәнгать студияләренең  иҗади эш презентациясе- сыйныфтан тыш чаралар  карадылар. Республика укытучылары үткәрелгән  семинардан бик тә канәгать калдылар һәм үзләренә бик күп идеяләр алып киттеләр. 

 

 

Кунакларыбызның фикерләре :

Камалиева Гөлназ Илдус кызы, МБОУ “Лицей №5”

Сәнгать студиясе (Курчак театры) бик шәп чыгыш ясады. Аларга киләчәктә төрле мәктәпләрдә яки балалар бакчаларында чыгыш ясарга тәкъдим ясыйм. Аларның күңелләре тагын да үсеп китәр иде. Балаларга, өйрәтүче укытучыларына бик зур рәхмәт. Зур уңышлар телим!!!

 

Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы, Теләче муниципаль районы, Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

Интерактив кабинетлар укучыларга өстәмә белем һәм тәрбия бирә. Кабинетлар укучылар өчен эшли. Мәктәп заман белән бергә атлый. Менә кайда икән ул иң яхшы мәктәп! Дәрестән тыш эшчәнлек югары дәрәҗәдә алып барыла. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сезгә!

 

Токаева Венера Олеговна, 180 нче гимназия

Үзем өчен 3 кызыклы идея алдым:

1.      “Җанлы коридор” идеясе;

2.      Ресторан;

3.      Һәр кабинетның ишеге янында билгеле бер  рамкада кабинетта укыта торган укытучы турында белешмә.

Үз эшемдә кулланырга теләгән 2 идея:

1.      Конференцзалдагы төрле темаларга караган картиналар;

2.      Курчак театры булдыру.

 Сезнең мәктәпкә соравым:   1 нче сыйныфка балаларны ничек кабул итәсез?

      Диляра Саслиховна, Сезнең алда баш иям. Сез – чын җитәкче!!! Мәктәбегезгә аяк атлауга, үз өеңә кергән кебек хис  итәсең. Укытучылар бердәм, балалар тәрбияле. Алга таба коллективыгызга яңа үрләр, уңышлар телим.



К списку новостей