Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Новости Верхнечелнинской школы
Мәктәп волонтерлары тыл ветераннарының хәлен белә
Опубликовано: 25.03.2021Тиздән Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылыйбыз. Шул уңайдан волонтер укучыларыбыз тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының өйләрендә булып, аларның хәлләрен белеп, өлкәннәребезнең үзләре сөйләгән истәлекләрен язып алалар.
10 нчы сыйныф укучысы Шайдуллина Илһамия Рөстәм кызы үз авыллары - Урта Чаллыда гомер итүче тыл ветераны Зиннуров Иксан Зиннур улының хәлен белде, сугыш вакытында ничек яшәгәннәре турында сораштырып, истәлекләрен язып алды.
Зиннуров Иксан Зиннур улының сөйләгәннәре:
"Мин узем 1932нче елгы булам. Кырыгынчы елларда инде эшли башладым, ат көтүе көттем. Абыйларны военкоматка алып киткәч, сугыш башланганын белдек. Военкомат Югары Чаллыда иде, Түбән Чаллылар да шунда менде. Абыйлар киткәч бөтен эш безгә калды. Көндез дә, төннә дә эшләргә туры килде. Төннә ат арбалары белән тегермәнгә икмәк ташый идек. Сигез ат иде, ике атка бер малай. Аннары ике бабайны Шепкә тегермәненә йөрттем, иртүк итеп куям да,ә атларны эшкә алып кайта идем.
Хатын-кызлар да үгез җигәләр иде, ләкин күбрәк урак урдылар. Безгә эшләргә Шәнгәлче, Ташлыклар да киләләр иде.
Сугыш беткән көнне без басуда сукада идек, үгезләр белән.Кайтканда өйгә кайтармадылар, ә туры клубка, анда бәйрәм иде"
К списку новостей










