Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №19» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д. 8 Б |
| Телефон: | +7(855)-530-36-66 |
| E-Mail: | sch19.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №19" НМР РТ |
| Руководитель: | Архипова Лариса Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 870 учеников: из них иностранных граждан -2 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы №19
Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова
Опубликовано: 16.04.201416 апрель көнне 19 нчы мәктәптә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе әдәби-драматик тапшыруларының өлкән мөхәррире Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу булды. Мәктәп укучылары Шәмсия Җиһангированың шигырльләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язган җырлар яңгырады. Шагыйрә үз әсәрләрен сөйләп кенә калмады, ә тамашачыларны моңлы җырлары белән дә сокландырды. Аның укучылар һәм кунаклар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплары телебезнең, халкыбызның язмышы турында уйланырга тагын бер көчле этәргеч булды.
Кичәне оештыруга “Илһам” студиясе артистлары, 1 нче гимназиянең “Тамчылар” бию ансамбле, 23 нче агросәнәгать көллияте хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте.
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу залдагы һәрбер тамашачының күңелендә җылы хис булып мәңгегә уелып калыр.
К списку новостей







